Дөнья халыклары әдәбияты

08.12.2018 12 (декабрь), 2018

Гомерлек Сәйран (хикәя)


Алар кырларга, агачларга һәм бакчаларга терәлеп торган шәһәр читендәге күрше йортларда үсте. Ерак түгел сукырлар мәктәбе урнашкан иде.
Хәзер икесе дә егерме яшьтә, бер-берсен елдан артык күргәннәре юк. Ике
арада һәрдаим җылылык саклануга карамастан, аларның беркайчан да мәхәббәт
турында сөйләшкәне булмады.
Егет Ньют исемле иде. Кыз – Катарина. Кояш кичкә авышкач, Ньют
Катарина яшәгән өйнең ишеген шакыды.
Катарина, кәләшләргә багышлап чыгарылган калын, ялтыравыклы
журналын кулдан төшермичә, тоткага үрелде һәм, гаҗәпләнүдән:
– Ньют! – дип кычкырып җибәрде.
– Әйдә, йөреп кайтабыз, – диде Ньют. Ул оялчан иде. Хәтта Катаринадан да
ояла иде. Оялчанлыгын яшерер өчен, таркау сөйләшергә тырышты – әйтерсең,
аны чын-чынлап борчыган мәсьәләләр әллә кайда калган, әйтерсең, ул берәр
шымчы һәм хәзер аның матур, буй җитмәслек, дәһшәтле вакыйгалардан арынып, ял итеп торган чагы. Беркайчан да, мәсьәлә турыдан-туры үзенә
кагылганда да, Ньют сөйләм рәвешен үзгәртмәде.
– Йөреп кайтабызмы? – дип сорады Катарина.
– Бер адым, ике адым, – диде Ньют. – Яфраклар таптап, басмалар кичеп.
– Син шәһәрдәмени?
– Берәр сәгать кенә әле.
– Болай… һаман сафта, алайса?
– Җиде ай калды. – Ул артиллериядә беренче класс рядовое булып хезмәт
итә иде. Формасы бөгәрләнгән. Ботинкасы тузанлы. Үзе кырынмаган. Журналга
үрелде:
– Матур китабыңны карыйм әле.
– Мин кияүгә чыгам, Ньют.
– Беләм, – диде ул. – Әйдә, йөреп кайтабыз.
– Кырык якта кырык эшем ята, Ньют, ә туйга бер атна вакыт калды.
– Саф һавада йөзең алланыр… Алсу йөзле кәләш булырсың. – Ул журнал
битләрен әйләндерде: – Менә аның кебек, аның кебек, аның кебек. – Ньют
алсу йөзле кәләшләргә төртеп күрсәтте.
Алсу йөзле кәләшләргә карап, Катарина да алсуланды.
– Генри Стюарт Чезенска бүләгем булыр, – диде Ньют. – Сәйраннан мин
аңа алсу йөзле кәләш алып кайтырмын.
– Исемен дә беләсең?
– Әнкәй хат салды, – диде ул. – Питтсбургтан бит?
– Әйе, – диде Катарина. – Ул синең күңелеңә хуш киләчәк.
– Бәлки.
– Син туйга… килә алырсыңмы, Ньют?
– Белмим шул.
– Ялга ничә көнгә кайттың соң?
– Ялга? – дип кабаттан сорады Ньют. Ул куш биттә сурәтләнгән көмеш
сувенирлардан күзен алмый иде. – Мин ялга кайтмадым.
– О?
– Бездә аны «самоволка» диләр.
– Булмаганны!
– Әйе шул, – диде ул, яңадан журналга текәлеп. – Һәдия эзлим. – Ул
журналдагы исем-атамаларны укып китте. – Альбемарль? Вереск? Легенда?
Роза? – Катаринага бакты. Елмайды. – Икегезгә дә калак бүләк итсәм, ничек?
– Ньют, Ньют, чынлап әйт әле…
– Минем йөреп кайтасым килә.
Катарина, борчылып, учын кысты:
– Хәрби хезмәтеңне ташлап качу турында шаярдың гына бит?
Ньют, кашларын сикертеп, сак кына, полиция машинасына охшаган тавыш
чыгарды.
– Кайдан… Кайдан качтың?
– Форт Брег, – диде Ньют.
– Төньяк Каролина?
– Әйе, – дип җавап бирде ул. – Скарлет О’Хара мәктәпкә йөргән Фаетвилль
тирәсеннән.
– Монда ничек килеп чыктың?
Ул, юлаучы машиналарның тукталуын сорагандай, баш бармагын өскә
күтәргән килеш кул селкеде:
– Ике көн.
– Әниең беләме?
– Мин аның янына кайтмадым.
– Кем янына кайттың?
– Синең янга.
– Ни өчен?
– Чөнки мин сине яратам, – диде ул. – Әйдә, йөреп кайтабыз? Бер адым,
ике адым, яфраклар таптап, басмалар кичеп…
Озакламый алар көрән төс сеңгән яфраклар келәме буйлап агачлар арасына
узды.
Катарина ачулы, ярсулы иде. Еламыйча көчкә тыелып:
– Ньют, – диде, – ахмаклык бит бу.
– Нәрсә?
– Хәзер менә яратам дип әйтүең. Моңарчы ул турыда сүз кушканың булмады.
– Кыз туктаган урынында басып калды.
– Киттек, – диде Ньют.
– Юк, ары бармыйбыз. Гомумән, сиңа иярәсе калмаган, – диде Катарина.
– Иярдең бит инде.
– Өйдән читкәрәк алып китәсе килде, – диде ул. – Кем дә кем туйга бер
атна кала синең миңа әйткән сүзләреңне ишетсә…
– Ни булыр иде?
– Сине тилергән дип уйлар иде.
– Ник алай? – дип сорады ул.
Катарина көрсенеп куйды.
– Әйткән ахмаклыгың миңа бик ошады, күңелемне нечкәртте. Ләкин…
хәрби хезмәттән качып кайтуыңа ышанып җитә алмыйм. Бәлки бу, чыннан да,
шулайдыр. Мине яратуыңа да ышанып җитә алмыйм. Бәлки, бу да, чыннан
да, шулайдыр. Ләкин…
– Бу чыннан да шулай.
– Яхшы. Рәхмәт, алайса, – диде Катарина. – Дустым буларак, Ньют, мин
дә сине бик нык яратам. Ләкин… Мондый вакыйгалар кичерер өчен шактый
соңга калдык без. – Катарина Ньюттан читләште. – Синең беркайчан да мине
үпкәнең булмады. – Ул йөзен каплады. – Хәзер үбәргә кирәк, димим. Барысы
да, ничектер, көтелмәгәнчә килеп чыкты. Мин ни әйтергә дә белмим.
– Әйдә, сәйранда йөри бирик. Шул гына, – диде ул. – Җаның ял итсен. –
Алар янә кузгалды.
– Син миннән нәрсә көттең соң?! – дип сорады Катарина.
– Нәрсә көткәнемне кайдан белим инде? – диде Ньют. – Минем беркайчан
да болай эшләгәнем юк иде әле.
– Кочагыңа ташланырмын дип уйладыңмы?
– Бәлки.
– Өметеңне өзгәнгә гафу ит.
– Өметем өзелмәде, – диде ул. – Мин бернигә дә өметләнмәдем. Шәп
йөрибез бит?
Катарина тагын тукталды.
– Хәзер ни буласын беләсеңме?
– Уема да китермим.
– Без бер-беребезнең кулын кысышабыз, – диде Катарина. – Бер-беребезнең
кулын кысышабыз да, дуслар булып, ике якка таралышабыз. Менә ни булачак.
Ньют башын чайкады.
– Яхшы. Вакыт-вакыт искә төшер мине. Сине дөньядан артык күреп
яратуымны искә төшер.
Катарина үзе теләмәстән елап җибәрде. Ул Ньютка аркасын куеп басты,
иге-чиге күренмәгән агачлар буена күз текте.
– Ни бу? – дип сорады Ньют.
– Чиксез ачу, – диде Катарина. – Синең хакың юк иде…
– Мин белергә тиеш идем, – диде ул.
– Мин сине яратсам, алдан ук белдерер идем.
– Белдерер идеңме? – дип кабатлап сорады ул.
– Әйе, – диде Катарина. Ньютка борылып карады. Аның йөзе ут яна иде.
– Үзең күрер идең, – диде Катарина.
– Ничек?
– Күрер идең, – дип кабатлады ул. – Мондый хисне яшерер өчен хатын-кызның
акылы җитми.
Ньют игътибар белән кызның йөзенә бакты. Әле генә әйткән сүзләренең
хакыйкать булуыннан Катарина үзе дертләп китте: әйе, хатын-кыз мәхәббәтне
яшереп тота белми шул.
Ньют ул мәхәббәтне күреп өлгергән иде.
Ул күңеле кушкан адымга барды. Катаринаны суырып үпте.
– Сиңа ярап булмый! – диде Катарина, егетнең кочагыннан котылгач.
– Чынлапмы?
– Кирәкми иде.
– Ошамадыммы?
– Син нәрсә көттең? Кыргый дәртем ташып чыгар, дипме?
– Мин күрәзәче түгел.
– Саубуллашыйк, – диде Катарина. Ньют кашын чак кына җыерып алды.
Аннары:
– Ярар, – диде.
Катарина яңадан сүз катты:
– Үбешүебезгә тамчы да үкенмим. Миңа бик тә, бик тә рәхәт булды. Безгә
иртәрәк үбешә башлыйсы иде. Аралар якынрак чакта. Мин сине һәрвакыт
хәтерләрмен, Ньют… Бәхетле бул.
– Син дә, – диде ул.
– Рәхмәт, Ньют.
– Утыз көн, – диде ул.
– Нәрсә? – дип аңышмыйча калды Катарина.
– Гауптвахтада утыз көн, – диде ул. – Шушы үбешүнең бәһасе…
– Гафу ит, – диде Катарина. – Мин сине качып китәргә кыстамадым.
– Беләм.
– Батырлык түгел бу. Бүләкләү көтмә.
– Батыр булу шәптер, – диде Ньют. – Генри Стюарт Чезенс батырмы соң?
– Очрагы туры килсә, – диде Катарина. Алар, саубуллашуны онытып,
яңадан сәфәргә кузгалган иде. Бу хәлне аңлаудан Катаринага эсселе-суыклы
булып китте.
– Син аны, чыннан да, яратасыңмы? – дип сорады Ньют.
– Әлбәттә, яратам! – диде Катарина, кайнар сулышын бөркеп. – Яратмасам,
кияүгә чыгар идеммени?
– Кай ягы белән ошый ул сиңа?
– Болай төпченүең белән син мине рәнҗетәсең, аңлыйсыңмы? Генриның
яхшы яклары күп, бик күп. Мөгаен, начар яклары да күп, бик күптер. Ләкин
бу – синең эш түгел. Мин аны яратам һәм холык-фигылен синең хозурыңда
тикшерергә җыенмыйм.
– Гафу ит, – диде Ньют.
– Шаккатарсың! – диде Катарина. Ньют аны яңадан үбеп алды. Аңа
Катарина үзен үбүен сорый сыман тоелды.
Алар диңгез булып җәйрәгән җиләк-җимеш бакчасына килеп керүләрен
сизмәделәр.
– Ничек шулкадәр ераклаштык без? – дип сорады Катарина.
– Бер адым, ике адым, яфраклар таптап, басмалар кичеп, – диде Ньют.
Сукырлар мәктәбенең чиркәү манарасында чаң кагу ишетелде.
– Сукырлар мәктәбе, – диде Ньют.
– Сукырлар мәктәбе, – дип кабатлады Катарина. Ул, гүя йокы исереклеге
аша, башын чайкады: – Мин өйгә кайтырга тиеш бит!
– Саубуллашыйк, – диде Ньют.
– Мин саубуллашырга теләп авыз ачуга, син үбешә башлыйсың, – диде
Катарина.
Ньют алмагач астында чабылган печән өстенә сузылды:
– Әйдә, утырып торабыз.
– Юк, – диде Катарина.
– Мин сиңа кагылмыйм.
– Ышанмыйм, – диде Катарина.
Ул, Ньюттан егерме адым читкәрәк китеп, үзгә агач астына сыенды. Һәм
күзен йомды.
– Төшеңә Генри Стюарт Чезенс керсен, – диде Ньют.
– Кем?
– Төшеңдә сөекле киявеңне күр, – диде Ньют.
– Күрермен дә! – диде Катарина һәм, булачак ирен күз алдына китерергә
теләп, чытырдатып күзен йомды.
Ньют иснәде.
Яфрак арасында бал кортлары гүелдәде, һәм Катарина чак кына мәрткә
китми калды. Керфекләрен күтәргәч, Ньютның, чыннан да, йокыга талганын
күрде. Ньют ара-тирә гырлап та алгалый иде.
Бер сәгать буе Катарина Ньютны уятырга базмады. Бер сәгать буе
җаныннан артык яратып аның йокысын саклады. Алмагачларның шәүләсе
көнчыгышка авышты. Сукырлар мәктәбендәге чиркәү манарасы яңадан аваз
бирде. Песнәк:
– Чик-а ди-ди-ди, – дип җыр сузды. Еракта-еракта машина бырылдый
башлады, ләкин, күпмедер эшләгәч, тавышын басты. Аннары яңадан
бырылдый башлады һәм, тавышын баса-баса, ниһаять, бөтенләй тынды.
Катарина Ньют алдына тезләнә төште:
– Ньют!
– Нәрсә? – диде егет, күзен ачып.
– Соң инде!
– Сәлам, Катарина!
– Сәлам, Ньют! – диде Катарина.
– Мин сине яратам, – диде егет.
– Беләм, – диде Катарина.
– Соң инде, – диде Ньют.
– Соң инде, – дип кабатлады Катарина. Ньют урыныннан торды, тамагын
кырып алды, тураеп басты.
– Шәп йөрдек, – диде ул.
– Килешәм, – диде Катарина.
– Саубуллашабызмы? – дип сорады Ньют.
– Син нишлисең? – дип сорады Катарина.
– Шәһәргә җитүгә, үземне җитәкчелек кулына тапшырам, – диде егет.
– Уңышлар! – диде Катарина.
– Сиңа да, – диде Ньют. – Миңа кияүгә чыгасыңмы?
– Юк.
Ньютның ирен чите тартылып куйды, ул игътибар белән Катаринага карап
торды, аннары, кызу-кызу атлап, ары китте.
Катарина аның ерагайган саен кечерәя баруын, бихисап шәүләләр, агачлар
арасында югалып-югалып алуын күрде һәм бөтен җаны-тәне, һәр күзәнәге
белән һич икеләнмичә белеп торды: борылып эндәшсен генә, ул, хисләрен тыя
алмыйча, егетнең кочагына томырылачак. Аның шулай итми чарасы калмаячак.
Күпмедер баргач, Ньют туктады, әйләнеп карады. Изрәп утырган кызыл
яфракларны сискәндереп, бакча аркылы гайрәтле өн узды:
– Катарина!

Русчадан Рүзәл МӨХӘММӘТША тәрҗемәсе


Курт Воннегут (1922-2007) – күренекле Америка әдибе.
Үзендә сатира, «кара юмор» һәм фәнни фантастика элементларын берләштергән «Песи бишеге» (1963), «Бишенче номерлы терлек сую бинасы, яки Балаларның Хач явы» (1969) һәм «Чемпионнар өчен иртәнге аш» (1973) кебек күләмле әсәрләре аны ХХ гасырда бөтен дөньяга танытты.
Шуңа өстәп, Воннегут – мавыктыргыч вакыйгаларга корылган һәм, гадәттә, көтелмәгәнчә тәмамланган кызыклы, кызык, ә урыны-урыны белән кызганычрак та тоелган хикәяләр авторы да әле.
Арадан икесен сайлап алып, хөрмәтле журнал укучылары, хөкемегезгә тапшырырга рөхсәт итегез. (Бер уңайдан, әлеге эшкә алынуымны аклап, искәрмә ясап үтим: мине бу юлда кичә-бүген чит илләрдә иҗат ителгән яңа әсәрләрне татар укучысына үз ана телебездә җиткерәсе килү теләге генә йөртә…) Кайсыдыр китабына керештә язганча, тәкъдим ителгән хикәяләрнең беренчесенә карата автор үзе артык зур фикердә булмый. Аның каравы, икенче хикәясенә карата тәрҗемәче башкача уйлый. Сез дә битараф калмассыз дип ышанам.


«СӘЛАМ, ҖИРӘН!» дип исемләнгән хикәяне «Казан утлары» журналының 12 нче санында (2018) укыгыз.

Фото: pixabay.com