«Хәзинә» әдәби конкурсы

08.12.2018

Киләчәккә хыялым


Һәр кешенең тормышында
Бер хыялы буладыр.
Ул хыялы аны һәрчак
Алга дәшеп торадыр.

Минем дә бар бер хыялым,
Кара алтын төсендә.
Кайчан чынга ашар диеп,
Көтәм инде үзем дә.

Бүген сезгә серем ачам –
Геолог буласым килә.
Илем данын чит җирләргә
Таныттырасым килә.

Әти әйтә, аның өчен
Яхшы уку кирәк, ди.
Әни әйтә, ирләр эше,
Анда кызлар сирәк, ди.

Алар гына белми, минем
Бераз тәҗрибәм дә бар.
Нефть эзләп бакчабызны
Казып караганым бар.

Нефть чыкмаса да ул чак,
Күп нәрсәгә төшендем.
Мөмкинлекләре күп әле,
Без яшәгән бу җирнең.

Татарстан нефте ул —
Горурлыгы халыкның.
Тик кадерен белү кирәк
Бу табигый байлыкның.

Менә шундый уйлар белән
Хыялга таба барам.
Ә бүгенгә, мәктәбемдә
Мин әле белем алам.

Фикерем нык – киләчәктә
Нефтьче булырга телим!
Мине шушы хыялыма —
Якынайта һәр көнем!

Исламия Сафина,
Питрәч районы Сафин Фәйзи исемендәге Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбенең
9 сыйныф укучысы


Фото: pixabay.com