Роман

28.11.2018

Бердәнбер һәм кабатланмас (ДӘВАМЫ)


Хәмит дертләп уянды да бернәрсә дә аңлый алмый торды, тирә-якка күз йөгертеп алды, татлы мышнау тавышыннан башка бернәрсә дә шәйләнмәде, өй эче күзгә төртсәң күренмәслек иде. Бераздан, тәрәзәдән кергән сыек яктылыкта чикләре җуелган шәүлә булып идәнгә тезелеп яткан балаларына карап торды да, аларга абынмаска тырышып хатыны яткан караватка килде. Романның башын биредә укырга мөмкин

* * *
Хәсәнбай. Башкортстан.
Сөялләнеп каткан бармаклары белән аның чәчләреннән сыйпады, бит очыннан үбеп алды. Хатын назлы мыгырданып борылып ятты. Уянмады. Йокласын, әйдә. Хәмит тын алырга да куркып аның янында тагы бераз басып торды. Карындагы баланың йөрәк тибешен ишеткәндәй булды. Елмаеп куйды.

Хатынының корсагына кулын куеп улы белән «сөйләшергә» дә теләге зур иде, әмма тыелып калды. Карында бала юк иде инде. Хатынының авыры өч атна элек төшкән иде. Ләкин Хәмит кенә моның белән килешергә теләмәде. Аңа гел Лена авырлыдыр сыман тоелды.

Ишек төбендәге чөйгә эленгән сырмасын беләгенә асып, кәлүшен кулына тотты да ишекне шыгырдатмый гына ачарга тырышып өйалдына чыкты. Утны кабызып җибәрде. Сырмасын киде. Аның кесәсеннән папирус алып кабызды һәм абзар ягына юнәлде.

Сыер бозаулау—авыл кешесе өчен изге нәрсә. Кышкы салкын төн уртасында тәрәз шакып: «Сыерыгыз бозаулады!»—дигән тавышка уянып китеп тә чыгып караганы бар Хәмитнең. Сыерлары чынлап та бозаулаган, әгәр чыгып карамасалар бозаулары катып үләсе иде. Хәер, мондый чаклар еш була инде, һәм бер аның белән генә дә түгел. Шуңа да сыер бозаулау хакындагы мондый хәбәрләргә күнегеп беткән авыл халкы, аны гадәттән тыш хәл итеп түгел, ә табигый нәрсә итеп күрә.

Тәмәкесен сүндереп ташлады да Хәмит абзарга керде. Утны яндырып җибәрде. Сыер акрын гына күшәп ята иде. Хуҗасын күрүгә ул назлы мыгырданып куйды да күшәвен дәвам итте. Хәмит аңа бертын карап торды, аннан соң янына ук килеп муен астын сыпырып иркәләде дә исән-имин котылуын теләп, чыгып китте. Сыер күзләрен мөлдерәтеп аның артыннан карап калды.

Хайванның хәлен белеп чыкканда Хәмитнең күңеле әйтеп бетергесез наз, бөтен җан иясенә булган чиксез мәхәббәт белән тулган иде. Бу дөньяга туачак яңа җан иясе кем карынында ятуына да карамастан күңелне иркәли, тормышка якты күз белән карарга, аны яратырга мәҗбүр итә.

Хәмит янә тәмәке кабызды.
Һавадагы йолдызларга карап торды. Авыл өстенә ниндидер һәлакәт, ләгънәт эленеп тора дип сөйлиләр… Йолдызлар якты яна, баш очында ләгънәткә охшаш нәрсә күренми иде. Бер генә томан заты да, болыт әсәре дә юк. Һавадан якты нур гына тарала.

Кинәт абзар артында гына ниндидер ыңгырашуга охшаш аваз ишетелгәндәй булды. Хәмит бер мәлгә катып калды. Тавыш кабатланмады. Ул инде өйгә керергә дип ишек тоткасына үрелгән иде. Тагын ниндидер тавыш ишетелде. Бу юлы пышылдап сөйләшүгә тартым. Ул тагы бераз тыңлап торды. Ишек тоткасына тагы үрелде. Әмма өйгә керү теләге сүрелгән иде инде. Сыер бозаулап ятмасын. Болай иртәнгә кадәр түзәрлек сыман тоела иде дә тоелуын. Хайван хәлен белеп була мени, әйтергә теле юк бит. Хәмит абзар ягына юнәлде. Һәм шунда кинәт абайлап алды, тавыш бит абзар эченнән түгел ә тыкрык яклап абзар артыннан ишетелә иде. Тыкрык буенда берәр исереге йоклап китте микән әллә? Хәмит шул якка атлады.

Атлаган саен тавышлар якыная барды, ул инде мышнау-ыңгырашу авазларын аермачык ишетә башлады һәм нәрсә булыр бу дип баш ватты. Берәр нәрсә урлап маташалармы? Төн уртасында бурлар гына йөрергә мөмкин инде. Ләкин авазларның берсе хатын-кыз тавышы икәнен һәм аның көчәнеп нидер күтәрүгә тамчы да охшамаганын тойгач, тукталып калды. Алар Хәмитләрнең абзар почмагындагы салам эскерте артында иде.
Эшнең нидәлеген аңлагач, Хәмит елмаеп куйды һәм кире борылып абзар эченә керде дә эскерткә чыга торган капканы аз гына ачып, аларның кем икәнен чамаларга теләп, күзәтә башлады.

Иң кызыгы үткән иде, ахры. Алар башкача ыңгырашмадылар. Ир ай нурында күт битләрен ялтыратып бер-ике генә ялкау хәрәкәт ясады да тынып калды. Бераздан тезенә басып чалбарын күтәреп куйды. Хатын аның кулына ябышты.
—Ашыкма…—дип пышылдады ул.—Миңа җитмәде.
Ир аның кулын тупас кына читкә этәрде:
—Китәргә кирәк.
Хатын үпкәләгән булып иркәләнде:
—Китмә инде…
Тик бу сүзләренең тәэсире юклыгын күргәч, янәшәдә генә торган шешәне капшап алды да борыныннан гына күтәреп уртлап куйды.
—Һу, беләш…—Кул аркасы белән авызын сөртеп иргә борылды.—Ә син чын ир кеше, Нәсим.
Ир инде торып баскан иде.
—Мин Нәсим түгел,—диде ул тупас кына.—Кая, берәр йотым калдымы?
—Ә син кем соң?
—Нинди аерма?! Кая?
—Монда бетте. Эчеп бетергәнбез. Түгелгән. Ха-ха-ха…
—Сау бул.
—Мине озатмыйсыңмыни?!
—Нәрсә?!
—Ха-ха-ха… Эшләде дә китте… Ә миңа җитмәде…

Ир инде аны тыңлап маташмады. Ул тавыш-тынсыз гына атларга тырышып киртә аша чыкты да күрше урамга юнәлде. Ул исерек түгел иде. Хәмит атлап йөрешеннән аның кемлеген танып алды.
—Иди ты на…—дип сүгенде хатын һәм шешә борыныннан тагын уртлап куйды.—Ирләрнең юне бетте хәзер. Ни туда, ни сюда… Ә миңа җитмәде. Җитмәде…
Һәм ул саламга туңкаеп еларга тотынды.

Хәмит иргә ачулы иде. Хатын-кызны шул хәлгә җиткереп исерт тә кемнеңдер абзар артында ташлап кит, имеш. Ләкин ачуы озакка бармады, аны бүтән тойгы алыштырды. Хәмит ач иде. Хатыны янына күптән инде якын барганы юк. Ярамый. Ул ач иде. Ә хатынның ай нурында алтынсу төскә кереп балкыган шәрә очалары ымсындыргыч иде. Хәтта аның исереклеге дә, бернинди кануннарны санламыйча: «Ә миңа җитмәде…»—дип үзе үк сорап торулары да канны аерым бер дулкында кайнарга мәҗбүр итә иде.

Хәмит акрын гына шул якка атлады. Сулкылдап яткан исерек хатын аның якынлашуын сизми дә калды. Бу иргә тагы да ныграк дәрт өстәде. Ул назлы, әмма нык итеп аның биленнән эләктереп алды. Хатын бу көтелмәгән хәлдән дертләп куйды, карышып маташты, әмма үзен бер куркыныч та сагаламавын аңлап тынычланып калды, ә бераздан үзе үк очаларын уйнатып Хәмиткә ныграк ышкынырга тотынды.

Хәмит аны таныды. Бу моннан ике ел элек мәктәпкә рәсем дәресләре укытырга килеп, авылдагы мәктәпне япкач, эшсез калган Ләйлә иде. Шул ике ел эчендә кемнәрнең генә рәсемен төшереп бәхетле итмәгәндер. Кулы алтын иде аның. Йөргән егете Уфага китеп үзеннән ун яшькә өлкән бер хатынга йортка кергәч, кыз да эчештереп йөри башлаган дип сөйлиләр иде. Менә бит…

Ләкин Хәмит өчен боларның бер тиенгә дә кирәге юк иде әле. Ләйлә исерек булса да, яңа гына бер ир куеныннан калган булса да, аның яшь тәне әйтеп-аңлатып булмаслык саф гайрәт тарата, йөрәкне якты назга күмелеп тибәргә мәҗбүр итә иде. Аның татлы ыңгырашулары, мизгел арасында гына гәүдәсен әллә нинди кыяфәтләргә кертеп боргаланып, тартышып алулары җанга изге бер ләззәт бирә һәм әлеге гамәлне азгынлык күренешеннән бигрәк, изге шөгыльгә, фәрештәләр биюенә әйләндерә иде.

Хәмит уйларын читкәрәк юнәлтергә, ләззәтне озаграк сузарга тырышып караса да булдыра алмады. Наз упкынына башы белән чумды да эреп юкка чыкты. Һәм еш-еш сулап, тәне дә, җаны да таралып томанга әйләнгән бер халәттә эскерт төбенә сузылып төште. Ул үзен аз гына гаепле итеп тойды. Ләйлә тагын: «Миңа җитмәде…»—дип әйтер сыман тоелды. Әмма хатын алай итмәде. Ул җанны тибрәндерер бер тавыш белән ыңгырашты да назлы итеп Хәмитнең күкрәгенә ягылып ятты. Тын калдылар. Олы бер гомер үтте. Хатынның назлы бармаклары Хәмитнең чәч араларында уянды.
—Рәхмәт сиңа!..

Назлы бу шыбырдаудан бөтен дөнья кабат сөю назына күмелде. Хәмит хатынны күкрәгенә кысып иркәләргә тотынды һәм бераздан алар ярсу хисләргә уралып, дөньяда бернәрсә белән дә исәпләшмәс давылга әйләнделәр. Кабат тойгы давылына…

Ләззәт диңгезендә аркылы-буй йөзеп хәлдән тайгач, Хәмитнең дөньяга карашы да бераз үзгәрә төште. Әлеге төнге маҗара аңа инде гомернең изге балкышы, күңелгә канат куяр якты тылсым булып тоелмады. Бу—азгынлык, әйтеп-аңлатып булмаслык кабахәтлек иде. Ул ниндидер күзгә күренмәс сызыкны атлап чыкты, ул ниндидер күзгә күренмәс пычраклыкка батты. Һәм моның сәбәпчесе Ләйлә иде. Уйнашлык һәм хәмер шаукымыннан мәлҗерәп төшеп аяк-кулларын җыялмыйча эскерт төбендә яткан азгын яшь хатын.

Хәмит баягы шешәне алып борыныннан гына эчеп куйды. Утлы көмешкә эчендәге әрнүләрен юып алып киткәндәй булды. Аннан соң көмешкәне учына агызып гаурәтен юарга тотынды. Хәмер чеметтереп әрнетсә дә түзде, бу әрнү аңа чистарынуның сиземләрлек билгесе булып тоелды. Спирт үз эшен эшли, димәк. Алла сакласын, мондый сөйрәлчек белән бәйләнеп чир-чорга юлыгуың да бар. Болай уйлаудан йөрәге кинәт сикереп куйды һәм Хәмит янә эчеп җибәрде. Аннан соң шешәне җиргә утыртты да чалбарын эләктерде.
—Үкенәсеңме?..—диде Ләйлә. Ул урыныннан торып киенә башлаган иде инде. Хәмит дәшмәде. Ләйлә ашыкмый гына киенеп бетте дә чәчләрен төзәтергә тотынды.
—Гафу ит…—Ләйлә эскерт артына атлады.
Хәмит кинәт һушына килгәндәй булды.
—Тукта! Китми тор,—диде ул аның артыннан ияреп.—Сабыр ит.
Ләйлә туктап калды.
—Нәрсә?
Хәмит дәшмәде.
—Мин чирле түгел,—диде Ләйлә ниндидер бер ягымлы дошманлык хисе белән.—Мин синең хакта беркемгә дә әйтмәячәкмен. Ә син нәрсә телисең шуны уйла, ни телисең шуны сөйлә. Миңа пофиг. Сау бул.

Хатынның тавышы калтыранып куйды. Ул кинәт борылды да китәргә омтылды.
—Ләйлә! Тукта.
Ир аның беләгеннән үк эләктереп алды.
—Мин… Ни… Мин сине…—Хәмит кинәт туктап калды. Ниндидер бер ярсу белән Ләйләне куенына кысты да кайдан эләгә шуннан үбә-үбә пышылдады.—Рәхмәт сиңа!

Хатынның баштарак дошманлашып, читсенеп карышкан тәне йомшара төште, бераздан ул әйтеп бетергесез назлылык белән Хәмиткә сыенды да сулкылдап калтыранырга тотынды.
—Мин ярамаган эш эшләдем, гөнаһ кылдым,—дип пышылдады Хәмит.—Тик мин… мин үкенмим… Дөресрәге, үкенәм… Тик синең белән булганга түгел…
Ул үзенең болай дип әйтүенә үзе үк гаҗәпләнеп куйды. Ләкин сүзләре дөрес иде. Үзенең гөнаһ кылуына, хатынына хыянәт итүенә чиксез нык үкенсә дә аның нәкъ шушы гүзәл белән булуына ир шат иде. Бу Ләйләдә ниндидер сафлык, тән халәте белән бәйләнмәгән бер чисталык, күңел керсезлеге бар сыман иде.

—Бүген минем туган көн…—дип шыңшыды Ләйлә.—Мин… Минем елдан артык инде ир күргәнем юк иде… Ә бүген… Бүген барсына да бирдем… Кем очрый… Мин ирләрдән издевалась, как могла… Мескеннәр… Беләсеңме, нәрсә… Ирләр хатын-кызны әбрәкәй кебек кенә күрә. Эшен эшли дә китә һәм вәссәлам!..
Хәмит дәшмәде. Мәхәббәт сукмагына аяк басу белән үк җанын имгәтергә өлгергән кыз хаклы иде бугай. Ул үзе дә теләген канәгатьләндергәч, Ләйлә хакында шулайрак уйлады түгелме соң? Үз бозыклыгына сәбәп итеп Ләйләне күрсәтергә маташты.

—Син андый түгел…—диде Ләйлә бераз тынычлана төшеп.—Син үзең хакында гына уйлый торган түгел. Синең хатының нинди бәхетле!
Ире төн уртасында өеннән чыгып, кем беләндер уйнаш итеп йөргән хатын бәхетле була аламы? Хәмит тертләп китте. Моны хәтта Ләйлә дә сизде шикелле.
—Юк, ул чынлап та бәхетле,—диде ул.—Бүгенгесе чутланмый. Бүгенге төн очраклылык кына.
Бүгенге төн маҗараларының очраклылыктан уза башлаганын ир тоемлый иде инде.
—Бүген минем туган көнем иде,—диде Ләйлә.—Син иң зур бүләк булдың.

Ул Хәмитнең ирененнән суырып үпте дә кинәт кузгалып китеп барды. Ир бернәрсә әйтәлми, берни кылалмыйча баскан урынында катып калды. Азрак һушына килгәндәй булгач та өенә керергә ашыкмады. Ят хатын-кыз исе тәненә, киемнәренә сеңеп калгандыр да өйгә керү белән бөтен дөньяга таралыр сыман тоелды. Беркадәр ихатада җилләнергә кирәк иде. Хәмит тәмәке алып кабызды. Куллары җиңелчә калтырый иде бугай. Үзеңнең йомшаклыгыңны, көчсезлегеңне тоеп үкенгәндә гел шулай була. Ник аз гына соңга калыбрак чыкмады инде ул?!. Ник тыелып кала алмады?!. Гөнаһ сызыгы аша узу гына җиңел шул. Бер атлап чыктыңмы, кирегә юл юк. Ул күрше бакчасы гына түгел. Үз көчсезлегеңне, үз мескенлегеңне эчеңә йомып яшәргә мәҗбүр буласың.
Хәмит әлеге уйларын калдырырга теләгәндәй кинәт кенә капка ягына атлады. Тоткага үрелгәч, урамга чыгарга кыюлыгы җитми тукталып калды. Тирә-якка карангалап күз эләгер нәрсә, уйлар уй эзләде. Әмма бернәрсә дә күренмәде, баягы күренеш күз алдыннан китми интектерде. Аптырагач, ул урамга чыкты. Кеше-кара күренми бугай. Күренсен иде шул. Берәрсе белән бер-ике авыз сүз әйтешеп алырга иде. Тормышның һаман элеккечә акканына, дөньяның бер чите дә кителмәгәненә ышанычы артыр иде.

Ләкин кеше заты табылмады. Хәмит капка баганаларына карап, бәйләнерлек җир эзләде. Бәйләнерлек түгел иде. Ләкин сокланырлык та түгел. Матурын матур, әлбәттә. Тик мондый чакта сокланып булмый. Бер нәрсәгә дә. Кинәт почта яшнигенә күзе төште дә күңелен шатлык ялмап алды. Кичәге гәзитләрне алырга онытканнар бит! Яшник эченнән «Тулпар» журналы да килеп чыккач, сөенече тагы да артыбрак киткәндәй тоелды. Монда укып онытылырлык нәрсәне табарга була!

Караңгы иде әле. Хәмит веранда утын яндырып куйды да тәмәкесен кабызып, күтәрмәгә утырды. Журналның беренче битен генә ачкан иде, анда хат килеп чыкты. Хәмит тертләп китте. Үзе хат язарга яратмый ул. Гомумән, алар беркем белән дә хат алышмый. Ләкин кайдан да булса ниндидер сирәк хат килеп төшкән саен, Хәмит сискәнеп куя. Үзен чиксез гаепле итеп сизә. Әлеге хат эчендә аны мәңгелек утка салырдай кара хәбәр бардыр сыман тоела. Әле дә шулай булды. «Иртәгә үк китәм! Иртәгә үк!—дип уйлады ул хатны күрү белән.—Бүген үк! Бер минут та тормыйм…» Ләкин аны ачкач, ничектер тынычланыбрак калгандай булды. Бернинди дә кара хәбәр юк иде. Хәмит хатны укып чыкты да бернәрсә дә аңламады. Ул бары тик борчылырлык, газапка уралырлык нәрсә юк икәнен генә аңлады. Шул шатлыктан идәндәге кәлүшләргә текәлеп озак кына утырды. Аннан соң тагын хатка үрелде. Бу юлы игътибар белән укып чыкты. Укыган саен авызы ерыла барды. Һәм бөтен дөньясын онытып, күтәренке кәеф белән өенә атлады.

Бу вакытта ул абзар артында булган хәл турында тулысынча оныткан иде инде.

* * *
Нью-Йорк. Америка.
Ул өске палубага күтәрелде. Катер дулкыннарны ярып Манхеттенга юл алды. Ә Хәлил мизгел саен зурая барган биек йортларга карап, авыр сулап куйды. Ул да тормыш дулкыннарын ярып, үз бәхетен табарга теләгән иде бит. Шул бәхет хакына туган илен калдырып китүдән дә тайчанмаган иде. Рәсәйдә калса кем булыр иде икән бүген? Билгесез. Ләкин ул анда калырга теләмәде. Бернәрсәгә дә мохтаҗлык кичермичә ирекле кеше булып яшисе килде. Һәм шушы теләгенә иреште дә бугай. Һәрхәлдә, бүгенге тормышы зарланырлык түгел. Нәрсә тели, шуны эшли ала. Ә илле биштән узып барган ир өчен бу алама күренеш түгел. Соң, шулай булгач… Ник әле күңелен әллә нинди сәер тойгы били?!. Палубадан түбәнге Манхеттен да, Бруклинның көньяк өлешендәге Нью-Джерси да, Сайт-Айленд та һәм ерактагы Верразано күпере дә ачык чалымлана иде. Хәлил бертын шулардан күз алалмыйча торды. Искиткеч гүзәл манзара иде бу. Кинәт ул каршыга килүче сәүдә карабына игътибар итте. Караб, әйтерсең, йөзми, ә күз алдында зурая бара иде. Ул дертләп куйды. Аны да кайчагында ниндидер сәер халәт биләп ала, онытырга, еллар томаны артында калдырырга теләгән тормышы ерактагы кечкенә нокта булып күз алдына баса да әлеге караб шикелле кинәт зурая башлый һәм бөтен дөньясын яулый. Әле дә шулай булды. Карабның күләгәсе бөтен дөньяның яктылыгын каплап алгандай тоелды. Тик ул узып китте. Ул үткәч, тирә-як тагын яктыра төште. Ә күңелдәге теге авыр тойгы үтмәде.

Сагыну дигәнең шулай тилертә микәнни инде?!. Әллә үзеңне гаепләү тойгысы тынгы бирмиме? Хәер, икесе дә бардыр. Моңа кадәр яшәвен юньгә салырга тырышып та, яшьлеге белән дә артык сизмәгәндер. Ә хәзер, тормышы көйләнеп, яше зурайган саен үткәннәренә күз сала да, хаталарын аңлап үкенәдер. Моны ачыктан-ачык танырга теләмәсә дә, күңел дигәнең үзенекен итә торгандыр.

Башта ук дөрес эшләмәде шул. Беркемгә бернәрсә әйтеп тормыйча, чит илгә чыгып китте. Хәер, заманы да мондый нәрсәне кычкырып сөйләп йөри торган түгел иде. Әмма иң якыннарына гына серен чишәргә мөмкинлеге бар иде ич инде. Тик Хәлил алай итмәде. Соңыннан да бер хәбәр дә бирмәде. Баштарак гаиләсенә шик төшерүдән, аларның тормышын катлауландырудан курыкты, ә аннан соң үзенең бер хәбәрсез китүе өчен уңайсызланды. Аны күптән тереләр исемлегеннән сызып ташлаганнардыр инде. Югалуы белән килешкәннәрдер. Хәзер үткәннәрне искә төшереп, күңелләрендәге яраны казып азапланмыйм дип уйлады.

Әлбәттә, аның кинәт юкка чыгуы гына гаиләләрендәге тормышны алама якка үзгәртеп җибәрмәгәндер. Ни генә әйтсәң дә, ул әти-әнисенең бердәнбер улы түгел, картайган көннәрендә кадер-хөрмәт күрсәтерлек тагын өч малай туганы бар. Ул яктан Хәлилнең күңеле тыныч. Ләкин…

Катердан төшкәч, Беттери паркы аша чыгып, машиналар һәм җәяүлеләр белән шыгрым тулы урам буйлап атлап китте. Бернәрсә турында да уйламады бугай. Җанында тик бушлык кына иде. Бродвейның очына килеп чыккач, тукталып калды, тирә-ягына күз салды. Мескен генә булып утырган чиркәүгә карап торды. Монда килгән беренче мәлләрендә аның өчен бердәнбер таныш нәрсә чиркәү иде бугай. Казанда да күп иде алар. Шуңадырмы, чиркәү яныннан узганда, күңелен ниндидер сәер хис биләп ала иде. Ул беркая да китмәгәндер, Казан урамында гына йөридер сыман тоела иде ул чакларда. Әле алай булмады. Хәзер ул мондагы тормышка өйрәнеп җиткән иде инде. Шулай да урамнардан узганда, һич югы берәр тапкыр гына татар телендә сөйләшкән кешене очрату теләге тынгы бирми иде. Менә биш ел чамасы инде шушы уй тормышка ашмаслык хыял булып җанында яшәде. Хәтта бервакыт урам чатындагы кибетчек янында ике хатынның татарча сөйләшкәнен ишеткәндәй дә булды. Сүзләр агышы шулкадәр таныш, йөрәкне назлар дәрәҗәдә ягымлы иде. Ул ирексездән тукталып калды, колакларын торгызып тыңларга кереште.

Ләкин болар төрекләр булып чыкты. Шулай да якын, рәхәт иде. Ә икенче вакыт базарда ир-ат тавышының татарча кычкырганын ишетеп дертләп китте:
—Унбер алла! Унбер алла!
«Нинди унбер алла булсын! Алла берәү генә!»—дип уйлады ул, әлеге тавышның таныш моңын тыңлап. Ләкин якынрак килгәч, арзанлы зонтиклар сатып торган пакистан картын күреп, тәгәрәп китә язды. Ә карт аны үчекләгәндәй, һаман сатып алучыларны чакыруын белде:
—Umbrella! Umbrella!

Моңа охшаш алданулар аз булмады, әлбәттә. Шуңа да әлеге теләге беркайчан да тормышка ашмаслык хыял булып тоела башлады. Аның акчасы җитәрлек иде. Кайчакларда: «Урамда татарча сөйләшкән берәр кешене очратсам, ике дә уйлап тормыйча чек язып бирер идем»,—дип уйлаган чаклары да аз булмады. «Нәрсә теләсә, шуңа риза булыр идем», дия башлады соңрак, бу теләгенең тормышка ашудан никадәр ерак икәнен аңлый башлагач. Ләкин андый адәм очрамады. Әлбәттә, татарлар аз түгел иде монда. Алар берсен-берсе яхшы беләләр, еш кына очрашып та торалар. Андый чакларда татарча сөйләшәләр дә. Ләкин бу исәпкә керми. Урамда очрату—бөтенләй башка эш.

Баштагы мәлләрдә үзе көлемсерәбрәк күзәткән күренешләрне ул хәзер яхшы аңлый иде инде. Аның монда очраткан беренче татары Габдулла Хәмит булды. Герман сугышында әсирлеккә эләгеп, Сталин төрмәләрендә башын чертергә теләмичә башта Көнбатыш Германияда яшәп, аннан соң Америкага килгән бу карт Хәлилгә бик кызык тоела иде. Ул татар җырын беркайчан да тыныч кына, еламыйча гына тыңлый алмый. Татарларның тарихы, мәдәнияте, әдәбияты турында тәүлек әйләнәсенә гәпләшергә мөмкин. Шуннан башка аны чын мәгънәсендә дулкынландырган бүтән тема юк та сыман тоела иде кайчагында.

Казанга еш йөргән танышлары аша кайтарткан татар китапларын кычкырып укырга ярата иде. Шигырь түгел… Шигырь булса, аңлашылыр да иде әле… Шигырь түгел, ә хикәя китапларын кычкырып укый иде ул. Һәм күзләренә яшь атылып чыга иде. Хәлил нәкъ менә шушы гадәтен сәерсенә иде аның. Ничек инде хикәяне кычкырып укып була?! Һәм ничек елап була ул хикәяне укыганда?! Гаҗәп! Ләкин хәзер чамалый инде, Габдулла бабайга китапта язылган вакыйгалар гына түгел, ә телнең агышы, аның ягымлы матурлыгы тәэсир иткән. Ул чакта мистер Хәмиткә сиксән яшь иде. Ә Хәлилгә күпме генә әле. Болай барса, ул да нәкъ Габдулла бабай көненә төшәчәк икән…
Ләкин тормышта могҗизалар булмый тормый икән. Кичә Хәлил ял алды. Эштән чыгып арыганлыктан түгел, әлбәттә. Улы Робертның да буш вакытлары. Бергәләп берәр кайда ял итеп кайтырбыз, дип уйладылар. Ялның рәсми вак-төякләрен хәл итеп чыгу белән, өенә җилдерергә иде исәбе. Кайда китәчәкләрен улы белән хәл итәрләр дә юлга җыена башларлар. Дөресен генә әйткәндә, Хәлилнең үзенә кайда барса да барыбер иде. Хатынын югалтканнан бирле, менә биш елдан артык инде, ялга чыкканы юк аның, эш белән онытылырга тырыша. Роберт кына озак сайлана, аңа әле Рим, әле Париж ошый…

Эш урыныннан чыгып, такси тотарга дип юнәлгән иде Хәлил. Кинәт колагына ниндидер ягымлы дулкын килеп бәрелде дә ул туктап калды. Юк, гәүдәсе генә түгел, ә бөтен барлыгы белән катып калды ул. Тәненең һәм җанының бөтен күзәнәкләре әлеге хәлнең чынбарлык икәненә ышанырга теләмичә карыштылар. Моның чынлап та булуы мөмкин түгел иде. Мондый хәл берничек тә була алмый иде. Булырга тиеш түгел иде. Ләкин ул бар иде. Һәм ул Хәлилнең бөтен булмышын катып калырга мәҗбүр итте. Ә таныш авазлар акрын гына бөтен барлыгына үтеп керде, күзәнәкләренә таралды, җанына үрелде. Һәм Хәлилнең җанын ләззәтле бер дулкында тибрәлергә мәҗбүр итте. Ул үзен авыл өенең матчасына эленгән бишектә бәүелүче бала сыман тойды. Менә-менә әнисенең ягымлы йөзе дә күренер төсле… Шундый рәхәт… Җанны назлаган дулкын акрын гына көчәя барды һәм Хәлил аның сүзләрен дә аермачык ишетә башлады. Ягымлы моңлы тавыш белән кемдер җырлый иде:

Онытылмас һич тә. Төшәр әле искә
Үзегезнең туган ягыгыз.

Бер мизгелгә Хәлил үзенең чынлап та Нью-Йорк урамында торуына шикләнеп куйды, бу төш кенәдер сыман тоелды. Төш кенә булса да бу шундый ләззәтле иде. Хәлил уянуыннан курыккандай бер хәрәкәтсез калып моңны йотты.

Кайтырсыз әле бер… Кайтырсыз, барыбер,
Таш булмаса, әгәр, җаныгыз.

Бугазына төер тыгылды. Сулышлары ешайды. Бөтен тәнен калтырану алды. Һәм Хәлил әлеге хәлнең чынлап та өндә икәненә, җырчының чынлап та үз артында гына икәненә ышанырга теләп, артына борылды. Хәрәкәте ничектер кискен килеп чыкты бугай, җырлаучы кинәт тынып калды. Бер мизгелгә генә тукталып, аңа текәлеп торды. Һәм елмайды:
—Нәрсә, буржуй,—диде ул шаян тантана белән.—Куркасыңмы безнең җырдан?!
Хәлил авызын ачарлык та көч тапмады. Ә теге адәм киң елмайды:
—Син курыкма. Матур җыр ул. Телисеңме, сине дә өйрәтәм?

Хәлил бер сүз дә әйтә алмады. Кара футболка өстеннән кара күн куртка, джинсы чалбар кигән бу адәм аннан унбиш яшьләр чамасына кечерәк иде. Чәчен алга тарап, кара күзлек киеп куюы аны тагы да яшьрәк итеп күрсәтә. Һәм ниндидер таныш кешене хәтерләткән сыман… Ә елмаюы! Америка елмая торган кешеләр иле. Ләкин болай ихлас елмаю, күңелеңдәген ачып салып елмаю татардан башка беркемдә дә юктыр. Ул нәрсәдер әйтергә теләгән иде, тик тавышы чыкмады, шуңа да башын кагарга ашыкты. Ир кычкырып көлеп җибәрде:
—Икәү кычкырып җырлыйбыз, яме. Син җырлый беләсеңме, мистер…
—Хәлил…—Ниһаять, ул сүз әйтерлек хәлгә килде.—Хәлил мин…
Хәзер теге ир аптырап калды. Ул Хәлилгә төбәлеп, үз күзләренә үзе ышанмагандай итеп катып калды. Аннан соң уң кулы белән аның иңен капшап карады:
—Син дә татармыни?! Менә инәңнең… бәрәңге тәкәсе!!!
—Туганым!—Хәлил аны кочаклап алды.—Татар малае!
Көтелмәгән очрашуның исерткеч шатлыгы узгач, Хәлил үзенең күңелдән кабатлаган нәзерен искә төшерде:
—Урамда татарча сөйләшкән кешене очратсам, аның нинди дә булса бер теләген үтәрмен дип вәгъдә биргән идем. Син бездә озак яшәмисең шикелле, нинди ярдәм кирәк, кыенсынып торма.
Кара куртка уйга калды.
—Нинди теләк булса да үтисеңме?
—Кулдан килердәй булсын инде…—дип елмайды Хәлил.—Үтим, әлбәттә.
Кара куртка күз алдында балкып китте.
—Минем теләк берәү генә. Һәм кулыңнан килердәй. Үтәрлек булсаң гына әйтәм.
—Ярый. Килештек.
Кара куртка бер мизгелгә тынып торды. Икеләнүле карашын Хәлилгә төбәп алды һәм тәвәккәлләде:
—Син безгә кунакка кил. Гаиләң белән.
Хәлил мондый нәрсәне көтмәгән иде. Ул аптырабрак калды. Һәм өстеннән авыр йөк төшкәндәй елмаеп куйды:
—Килештек.
—Вәгъдәме?
—Вәгъдә!—диде Хәлил елмаеп, һәм иргә текәлде.—Ә сез кайда яшисез соң?
—Казанда.
Хәлил бер мәлгә югалып калды. Ул аны Нью-Йоркта, һич югы Америкада яшидер дип уйлаган иде. Аның хәлен кара куртка да аңлады:
—Проблема бармы әллә?—дип елмайды ул.
—Юк. Юк!—дияргә ашыкты Хәлил.—Тик мин сезне Казанда яшисездер дип уйламаган идем.
—Димәк, килешү үз көчендә кала?
—Әлбәттә.
—Бик яхшы. Кайчан киләсез?
—Белмим… Без улым белән ялга җыенган идек. Бәлки, Рәсәйгә кайтырбыз да. Шунда сезгә дә…
—Яхшы. Алайса, болай сөйләшәбез. Сез бүген кайтып, гаиләгез белән киңәшегез дә, миңа шалтыратырсыз.
—Бик әйбәт булыр,—диде Хәлил елмаеп, һәм үзенең татар гадәтләреннән читләшә баруы өчен уңайсызланып өстәп куйды.—Бәлки, башта миндә кунак булырсың. Минем әле өйгә кайтыш иде…
—Юк,—дип елмайды кара куртка.—Рәхмәт. Башка вакытта.
Аның белән аерылышканнан соң да күңелдәге рәхәт тойгы таралмады. Бары тик өенә кайткач кына ул әлеге кешенең исемен дә сорамавы өчен үкенеп куйды. Ләкин бу үкенеч озакка бармады. Роберт аның тәкъдимен ишетү белән үрә сикерде:
—Менә яхшы була! Казанны да күрәбез!

Бу көтелмәгән очрашуның тәэсире көчле булды. Хәлил төне буе йоклый алмады. Әти-әнисе, туганнары, авылы күз алдыннан китмәде. Бөтен дөньясын сагыш, моңсу бер яктылык биләп алды. Рәхәт тә, кыен да иде. Катердагы кичерешләре дә әлеге хисләр давылының хәлсезләнгән дәвамы иде.
Уйларына бирелгән Хәлил көтелмәгән тавыштан дертләп китте. Елмаеп басып торган яшь кенә ханымны күреп, үзе дә елмаерга ашыкты.
—Гафу итегез, мистер Хәлил,—диде ханым, кулындагы конвертны сузып.—Дустыгыз үзе килә алмады һәм кичерүгезне үтенде. Монда бөтен кирәкле нәрсәләр дә бар. Иртәгә юлга кузгаласыз. Көттергәнем өчен тагын бер кат гафу үтенәм. Хушыгыз.
Хәлил нәрсәдер әйтеп өлгергәнче ул китеп тә барды.
—Рәхмәт!—дип пышылдады Хәлил, конвертны куен кесәсенә салып.—Рәхмәт, сеңлем!

Татар егете белән очраша алмавына аз гына кәефе кителгәндәй булса да, ул шат иде. Ниһаять, ул үз иленә кайта. Утыз өч елдан соң! Унҗиде яшьлек улы белән. Әти-әнисе исән микән? Исән генә булсыннар иде. Америкада туып-үскән оныкларын күреп, аның да үз балалары икәнен тоеп сөенсеннәр иде. Хәлил елмаеп куйды. Елыйсы да, көләсе дә килә…

* * *
Ул кара курткасын салып урындыкка ташлады да йомшак креслога җәелеп утырды. Бераздан аякларын американча итеп журнал өстәленә күтәреп куйды. Мондый күренешне киноларда еш күргәне бар иде. Ничектер сәер булып тоела иде ул. Теләсә кайда йөргән ботинкаңны ничек өстәлгә куеп утырмак кирәк инде. Ләкин монда килгәч, сере ачылды. Барсы да гади генә икән. Урамнар монда бик тә чиста, аягыңа бернинди дә пычрак эленми. Һәм өстәлгә күтәреп куйган ботинканың пычрак булу ихтималы хакында бары тик Рәсәй кешесе генә уйларга мөмкиндер. Ләкин бераздан ул аякларын кабат идәнгә төшерде. Болай уңайсыз иде.

Хәлилне шулай тиз генә, җиңел генә эләктерермен дип башына да китермәгән иде. Ничектер бик тә беркатлы ялганга капты американлы. Хәер, аларның барсы да шундыйрак, ахры. Михаил Задорнов: «алар бар да лох,» –дип белмичә генә көлми торгандыр инде. Монда кешегә ышану көчле шул. Һәркемгә ышанычлы якты кеше итеп карыйлар. Шулай яхшырактыр да. Ышанычка корылган җәмгыятьтә генә тыныч күңел белән эшләргә дә, яшәргә дә мөмкин. Бары тик шул ышанычыңны югалтма гына. Ә бездә бүтәнчәрәк. Кемдер сине мактый башласа да, «Бу ник болай кылана әле, нәрсәгә өмет итә?»—дип шикләнә башлыйсың.

Уйланган эшләрнең барсы да уңышлы үтте. Ләкин бу артык сөендермәде. Хәзер ул үзенең бу юләрлеккә ни өчен тотынуына үкенә башлады. Кирәк түгел иде. Менә шушында Америкага килеп, тыныч кына ят, дөнья күр, яңа кешеләр белән аралаш—шул җитеп ашачак иде. Юк, ул болай булдыра алмый. Аңа нинди дә булса бер ахмаклык кылырга кирәк.

Башы җиңел генә башланса да ахыры ни белән бетәчәген күзаллау кыен иде. Әгәр нинди дә булса фаҗига килеп чыкса, ул үзен мәңге дә гафу итәчәк түгел. Һәм башкалар да кичермәячәк. Ул бер дә юктан гына үз язмышын кыл өстенә куйды. Үз язмышы гына бер хәл иде әле, ул куркыныч адымнарга барудан ләззәт кенә ала. Башкалар язмышын кыл өстенә куйды—менә монсы инде начар. Вакыйгаларның ничек тәмамланырын күзалламаган хәлдә, бу сәяхәттә катнашкан һәркемнең язмышы куркыныч астында иде.
Бәлки, тукталыргадыр?

Өстәвенә, Кояшлы күлдәге утраулар турында, чынлап та, төрле имеш-мимешләр йөри иде. Ул үзе дә бу турыда яман хәбәрне аз таратмады. Ләкин ул тараткан гайбәт бер нәрсә, ә шушы төбәктә буын-буынга яшәгән кешеләрнең сүзе бөтенләй икенче. Урындагы халык аның берсен «Әҗәл утравы» дип йөртә һәм якын барырга түгел, ә исемен телгә алырга да курка. Күлнең аркылысын-буен иңләгән балыкчылар исә бу утрауда төрле сәер хәлләр булуы хакында сәгатьләр буе сөйли ала. Кемнәрдер аны шайтаннар оясы дип исәпли, кемнәрдер параллель дөньяларга керү ишеге шунда урнашкан дип уйлый, кемнәрдер вакыт упкыны шушында дип җибәрә… Ләкин ул боларга бик ышанып та җитмәде. Күптән түгел генә, әлеге сәяхәтне әзерләгәндә, шул утрауга барып берьялгызы җиде көн торып кайтты. Бик күп еллар элек кемдер төзеп куйган ике катлы зур гына йорт бар анда. Ләкин бернинди дә сәер хәлгә юлыкмады.

Әлбәттә, бу бернәрсәне дә исбатламый иде. Гаҗәп хәлләр, сәер күренешләр көн саен булып тормыйдыр. Бар да уңышлы үтәчәгенә ышанып кайткан иде ул вакытта. Бүген менә тагын күңелен икеләнү биләп алды. Утрау гадидән дә гадирәк булган хәлдә дә кешеләрнең нәрсә эшләрен алдан күреп бетереп булмый ич.

Бәлки, чынлап та, тукталыргадыр?
Тукталырга әле соң түгел иде. Барсын да җайлап кына, сиздермичә генә тәмамларга мөмкин. Хәтта сиздерсәң дә, әлеге матавыкның ни өчен оештырылганын аңлатсаң да, беркем дә гаеп итмәячәк. Әлегә барсы да контрольдә, безнең сәясмәннәрчә әйтсәк. Ләкин аның тукталасы килми иде. Вакыйгаларның нәрсә белән бетәре кызык иде. Һәм куркыныч иде. Ул соңгысы турында уйламаска тырышты.

* * *
Санкт-Петербург. Рәсәй.
Ниһаять, алар елга вокзалына килеп җитте. Таксидан төшүгә үк ниндидер мөлаем ханым каршы алды. Роберт җиңел сулап куйды. Бу ханым Рәсәйдә аларга ягымлы елмаеп караган беренче кеше иде. Ләкин бу ханым да аларны башка туристлар янына озатып кую белән юкка чыкты. Кояшлы күлдәге утрауга сәяхәт кылырга җыелучылар утыз-кырык кеше иде. Роберт тирә-ягына күз йөгертеп чыкты. Монда алар шикелле бер гаилә булып килүчеләр бармак белән генә санарлык. Калганнары унлап кешедән торган төркем булып укмашканнар, кайсыларының кулларында сыра шешәләре. Кычкырышып нәрсәдер сөйлиләр, көлешәләр. Яшьрәк егетләр үзара төрткәләшеп, шаярышып та ала. Мондыйлар белән аның әтисе берничек тә уртак тел таба алмастыр шикелле.
—Әти, ә теге дустың үзе юкмыни?
—Белмим. Күренми бит әле.
Урамда очраган таныш түгел кешенең сүзенә ышанып юлга чыгуына Хәлил үзе дә үкенә иде булса кирәк. Роберт кабат сораулар биреп аны ялкытмаска тырышты.

Аның Рәсәйдә булганы юк иде. Әтисе ялны шунда уздырабыз дигәч тә шатланып ризалашты. Бу илдә моңарчы беркайда да очрамаган бер могҗизага юлыгыр сыман тоелды. Әтисенең туып-үскән җирен, туганнарын да күрер. Истәлекле урыннарда да булырлар. Ул шулай уйлаган иде. Ләкин монда аяк басу белән күңелен бөтенләй башка уй, ник ризалашуына үкенү сыманрак бернәрсә биләп алды. Барсы да ничектер чит-ят, кырыс сыман тоелды. Тирә-якның матурлыгын карап, ләззәтләнеп йөрергә бик вакыт та булмады, кайдадыр ашыктылар. Өстәвенә, көтелмәгән бәла килеп чыкты. Ул туры Татарстанга барырбыз, ә анда барсы да тик татарча гына сөйләшәдер дип уйлаган иде. Ләкин алар Санкт-Петербургка килеп төштеләр, аннан соң тагын такси белән хәтсез генә ниндидер поселокка килделәр. Ул поселокның исеме истә калдырырлык та түгел иде. Һәм Рәсәйгә аяк басканыннан бирле ул ни инглизчә, ни татарча бер сүз дә ишетмәде. Ә русча белми иде. Шуңа да үзен ниндидер ят, салкын дөньяга килеп эләккәндәй тойды. Җитмәсә, мондагы халыкның йөзе үк ниндидер усал, кырыс булып тора.

Күзәтә торгач, мондагы кешеләрнең йөзендә ул усаллыктан бигрәк гаҗизлек өстенлек иткәнен аңлады. Нәрсәнедер өметләнеп көтеп-көтеп тә, көтеп ала алмаган кыяфәт иде боларда. Бәлки, теплоход көтү озакка киткәнлектән йончыганнар гынадыр. Әнә тегендәге эскәмиядә бер сакалтай ир белән хатын, кечкенә балаларын алларына аркылы салып, башларын бер-берсенә терәп утырганнар да шар ачык күзләрен билгесезлеккә төбәп катып калганнар. Баядан бирле шулай утыралар инде. Ник бер хәрәкәт ясасыннар. Робертның фантазиясе инде аларның тере кеше икәнлекләренә шикләнә башлаган иде, кинәт хатын иреннәрен генә хәрәкәтләндереп нәрсәдер әйтеп куйды. Егет аның «Михаил» дигәненнән башка сүзен аңламады. Ләкин ире елмаеп куйды. Ничектер күңелгә рәхәт булып калды. «Бу илдә күргән икенче елмаю.» Алар янындарак сәер генә киенгән бер ир башын күкрәгенә салындырып йоклап утыра. Янында кызыдыр инде, яшькә Роберт белән бер тирәләрдә. Ул әтисенең әлеге кыяфәтеннән кыенсынгандай, беркемгә дә карамаска тырышып, башын читкә борган. Иңнәренә төшеп торган сары чәчләр. Ә кашлары кара. Тулышып пешкән калын иреннәр. Әгәр йөзендә үз халәтеннән кыенсыну, канәгатьсезлек чалымнары булмаса, ярыйсы матур гына кыз. Хәтта шушы көенә дә күз алырлык түгел. Ни өчендер моңсулык килешә ул кайбер кызларга, назлырак итеп җибәрә, юатасы килү теләген уята. Арырак сумка-чемоданнарын уртага алып баскан дүртәү. Әти-әнисе белән сәяхәткә чыккан апалы-энелеләрдер инде. Болар башкалар шикелле боек та, ярсулы да түгел. Ара-тирә сүз кушышып, сабыр гына көтәләр. Әтиләре тыныч холыклы кешегә охшаган, әниләренең кыяфәтендә ниндидер тәкәбберлек сизелеп калган сыман. Ул гаилә хуҗасыдыр инде. Ара-тирә балаларына кисәтү ясап та ала бугай. Сүзләре ишетелми. Ләкин кыланышлары шуңа охшаган. Балалары икесе дә Роберт чамасы бугай. Алар арт белән басканнар, йөзләрен күреп булмый, әмма буй-сыннарына караганда шулай булырга тиеш. Менә болар белән аралаша алыр иде Роберт. Кызлары бик зифа буйлы күренә, калак сөякләренә кадәр төшеп торган кара чәчләрен таратып җибәргән. Әйе, монда Робертка иптәш булырлык өч кеше бар әле. Көтмәгәндә кыз артына борылып карады һәм карашлары Робертныкы белән очрашты. Бер мизгелгә алар икесе дә катып калдылар. Дөньяларын оныттылар. Беренче булып кыз һушына килде, ул гафу үтенгәндәй оялчан елмаеп кире борылды. Роберт әлеге мизгелнең өндә булуына ышанмагандай катып торуында булды. Ничектер күзләрен ала алмады шул яктан. Ахырда, очраклы бер елмаю өчен изрәп басып торуын килештермичә, карашларын ары күчерде. Һәм күз кырые белән генә күреп калды, нәкъ шул вакытта кыз аның ягына тагын бер кат борылып карады. Ялт итеп кенә. Бер генә мизгелгә. Ләкин карады. Монсы инде баягы елмаюның очраклы түгеллеге турында сөйли иде. Робертның бөтен барлыгын ниндидер ләззәтле дулкын тибрәндереп үтте. Һәм ул әлеге халәтен башкаларга сиздермәс өчен бөтен тирә-якны шаулатып сөйләшеп-көлешеп торган төркемне күзәтергә тотынды. Болар егерме-утыз яшьләр тирәсендәге унлап кеше иде. Күптәнге танышлар, дуслар, күрәсең. Бәлки, хезмәттәшләрдер, ә бәлки… әйе, болар ялларын бергә уздырырга уйлаган берничә пар иде. Бала-чагалары юк, бәлки, ирле-хатынлы да түгелләрдер…

—Роберт, син арымадыңмы әле?—Әтисенең тавышы кинәт бүлдерде.—Бәлки, маташып тормабыз бу сәяхәт белән? Бәлки, Казанга гына китәрбез?
Егет тә баягы кыз ягына борылып карады. Кыз ничектер җаен табып, әтисе янына килеп баскан, хәзер ул Робертка йөз белән тора иде. Һәм ул егетнең борылып караганын күрде. Сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куйды. Ләкин Роберт елмаймады. Ул җитдилеген җуймаска тырышып әтисенә карады:
—Үзең ничек телисең соң, әти? Казанга баруга мин каршы түгел, ләкин әлеге утрауны карап китсәк тә зыян булмас иде. Вакыт бар бит әле безнең.
Әтисе яратып елмайды:
—Сиңа күңелсез булмасын дип әйтүем генә. Ничектер боегып киткән сыман булдың.
—Ә монда барсы да шундыйлар. Мин бер канәгать йөзле кеше дә тапмадым. Монда бары тик исерекләр генә елмая. Күрәсең, монда сыра эчмичә бәхетле булып булмыйдыр.

Хәлил кычкырып көлеп җибәрде.
—Юк… Бездә еш елмаялар, ансы дөрес. Ләкин мондагы елмаю бөтенләй бүтән. Монда сиңа берәрсе елмаеп карадымы, ул сине якын итә дигән сүз. Мондагы елмаю «син минем өчен бик тә якын кеше» дигән сыманрак яңгырый һәм аны бөтен кешегә дә әйтмиләр. Ә бездәге елмаю—ул нибары бер гадәт кенә. Сиңа карап авызын ерды һәм бер мәлдән дөньяда барлыгыңны онытты…
—Кызык…
—Рәсәй, гомумән, кызыклы ил. Ул сиңа ошаячак, улым.
Роберт сүз беткәнен аңлатып читкә борылды, ә бераздан, әтисе карашлары белән дустын эзли башлагач, теге кыз ягына карады. Кыз аны күзәтә иде. Һәм

Роберт күңелендәге бөтен яктылыгын иреннәренә чыгарып аңа елмайды. Кыз бер мәлгә бу көтелмәгән хәлгә каушабрак калды, ә аннан соң үзе дә елмаю булып балкыды һәм янында торган якыннарыннан кыенсынып, артка борылды. Янындагылар аның халәтен сизмәделәрме, сизмәмешкә салыштылармы, игътибар бирүче табылмады.
Бары тик бераздан гына кыз янында торган егет Робертка борылды. Бәйләнчегрәк карашлары белән аны өйрәнгәндәй итте дә теләктәшлек белдергәндәй сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куйды. Роберт та елмайды.

ДӘВАМЫ БАР