Роман

26.11.2018

Бердәнбер һәм кабатланмас (БАШЫ)


Киңкырлы шәхес – шагыйрь, прозаик, журналист, конферансье, интернет проектлар авторы Марат Кәбировның әлеге романын «Казан утлары» журналында укырга мөмкин.

1. Чакыру билеты
Казан. Татарстан.
Фатыйма карчык учындагы тиеннәрне књнегелгән ќитез хәрәкәт белән кесәсенә салып куйды да, дога кылырга тотынды:
—Раббәнә әтинә фиддунйә хасәнәтән…

Нәкъ шул вакытта аны књз кырые белән генә күреп калды. Бер мизгелгә догасын онытып шул якка борылып карады. Әйе, нәкъ үзе. Элеккечә кара күн куртка, джинсы чалбар кигән. Кыска итеп алдырылган чәчен алга тараган, кара күзлектән. Хәрәкәтләре талгын, гайрәтле, һәр мизгелдә дошманы љстенә сикерергә әзер торган арысланныкы шикелле. Ул да тукталды. Гәзит-журналлар сатыла торган киоск янына басып, ипләп кенә карчыкны күзәтергә тотынды.

—Ходай сиңа ныклы сәламәтлек, озын гомер бирсен,—дип дәвам итте карчык.—Әткәң-әнкәңне сљендереп, балаларыңның рәхәтен күреп яшәргә язсын. Амин!
Учлары белән битен сыпырып куйгач, янә киоск ягына карады. Теге ир анда юк иде.
—Ходайның галәмәте, әллә күземә күренә башлады инде,—дип үзалдына сљйләнде карчык. Күзләрен челт-мелт йомып алды.
Ул да булмый бер ханым янә учына акча тоттырды.
—Рәхмәт, кызым! Балаларыңның игелеген күреп яшә!

Фатыйма карчык бу юлы дога кылып тормады. Ул үзе дә сизмәстән теге ирне эзләде. Баскан урынында әйләнеп, дүрт тарафка да күз салып чыкты. Күрмәде.
Кинәт аңа тагын акча тоттырдылар. Карчык учына карап бер мизгелгә катып калды. Башта кулындагы акчаның кәгазь икәнен аңлады. Аннан соң, аның меңлек икәнен күреп, үз күзләренә үзе ышанмыйча торды. Һәм ни әйтергә белмичә, хәер бирүчегә борылып карады. Ләкин янында беркем дә юк иде. Ул бары тик үзеннән ашыгып ераклаша барган ирнең аркасын гына күрде. Кара күн куртка. Бу нәкъ теге адәм иде.

Карчык бер мизгелгә һушсыз булып торды да теге ирнең артыннан иярде. Ләкин аны куып тота алуы бик тә икеле иде.
—Балам, тукта әле… Дога кылыйк…—дип эндәште ул, аптырагач. Әмма тавышы үзеннән ерак китмәде. Ир ераклашканнан ераклаша иде. Фатыйма карчык аның хәрәкәтеннән таныш чалымнар табарга тырышып озак күзәтте. Ир бер йорт почмагына кереп югалгач та аны күз алдыннан ќибәрмичә таныш сыйфатларын табарга маташты. Әмма моның бер файдасы да тимәде. Кара күзлек, кара күн куртка кигән уртача буйлы, ирләрчә зифа гәүдәле бу кеше аңа бер тамчы да таныш түгел иде.

Бу бөтенләй ул көткән, ул өмет иткән кеше түгел иде.
Карчык янә учындагы акчага карады. Бу ирне ул беренче тапкыр моннан бер атна элек күргән иде. Хәер-фәлән бирмәде ул вакытта, бары тик ниндидер саклык һәм үќәтлек белән теләнче карчык артыннан күзәтеп кенә йөрде. Ярты көн буе күзәтте ул шулай. Фатыйма карчык башта бик игътибар итмәскә тырышкан иде. Ни генә әйтсәң дә Казанда кызыксынучан кешеләрнең бетәсе юк. Кайберләре теләнчеләрне күзәтеп тә тәм таба торгандыр. Ләкин ир икенче көнне дә, аннан соң да күренгәч, куркуга калды. Хәерчеләрнең акчасын талаучы бандитлар да бар икән дип сөйлиләр бит. Шуның ише берәр явыз булмагае. Монауындый таза гәүдәсе белән бер дә юктан гына урам буен үлчәп йөрмидер. Хәзерге яшьләр бушка берни кылмас. Телләре кечкенәдән акча дип ачылган аларның.

Ләкин ирнең меңлек тоттырып китүе бу уйларын да себереп ташлады. Таларга йөргән кеше сиңа шулкадәр хәер бирә димени?! Тоттырыр! Берәр туганың-фәләнең генә булмаса. Ләкин Фатыйма карчык аның кыяфәтендә бернинди таныш чалымнар да тапмады. Бу кеше аның бернинди туганы да була алмый иде. Бу бөтенләй ят адәм.

Карчык беренче көн генә хәер сорашмый ич инде. Яшәренә пенсиясен генә ќиткерә алмагач, ул әледән-әле шулай урам буенда йөрергә мәќбүр. Икенче ел китте бугай инде. Кайберәүләр аны танып ук тора. Кемнәрнедер үзе дә белә. Исәнләшеп, хәл белешеп йөрүчеләр дә бар. Бу тирәдә шушылай итеп йөрүче бердәнбер татар әбие булгач, бөтен татар хәерне аңа бирергә тырыша. Зарплата алган көннәрдә махсус килеп йөзәр тәңкә тоттырып китүчеләр дә бар. Фатыйма карчык иренмичә һәркайсына атап аерым дога кыла. Тегеләрнең шуңа да күңелләре булып кала. «Әбекәй, сиңа хәер биреп юлга чыксам, гастрольләр гел уңышлы була»,—дип килүче бер танылган ќырчы да бар әле. Башка милләт кешеләре дә сасы ис аңкытып йөрүче бүтән теләнчеләргә түгел, ә нәкъ менә аңа хәер бирәләр. Әлбәттә, берсенең дә меңлек тоттырып киткәне юк. Ләкин көн озынына ярыйсы ук җыела. Икмәк-сөтлек була…

Берүзе генә яшәсә, хәер сорашкан акчасы тулысы белән җитеп барыр иде дә бит. Ашарына да, кияренә дә, тулай торактагы бүлмәсенә түләргә дә… Җитәр иде!

Әмма Радик-юньсез бар шул. Аңа җиткереп булмый… Шуның аркасында бурычтан башы чыкмый. Тулай торак өчен дә ел буе түләнмәгән әле. Комендант инде күргән саен куып чыгарам дип куркыта. Соңгы көннәрдә генә никтер дәшми.

Карчык меңлекне кесәсенә тыкты да тукталышка атлады. Бүгенгә җитеп торыр. Кулга эре акча эләккәндә бурычларны түләп куярга кирәк. Кичә пенсия дә биргәннәр иде. Иш янына куш булыр. Югыйсә, ул бүлмә бурычы гына да егерме меңгә җиткән. Ничек түләп бетермәк кирәк.

Трамвайда кеше күп түгел иде. Карчык ишек төбендәге буш урынга кереп утырды. Трамвайда йөрергә яратмый иде ул. Ләкин маршрут таксиларына акча күп китә. Телисеңме-теләмисеңме, шушы нәстә кала. Монда инде яратам-яратмыйм дип тора алмыйсың.

Алайга китсә, ул шәһәр тормышын да бик өнәп бетерми иде. Авылда яшәп картайган кеше өчен түгел инде бу Казан. Һавасына кадәр икенче. Монда килүенең бердәнбер сәбәбе—Радикны адәм итеп булмасмы дигән теләк кенә иде. Соңгы елларда төпчеге бигрәк нык эчә башлады шул. Шул шайтан суына алданып бөтен дөньясын онытты. Хатыны түзде-түзде дә ике баласын ияртеп чыгып китте. Аны да гаепләп булмый. Болай да аз газапланмады килене, врачларга да аз йөртмәде. Усаллык белән дә, изгелек белән дә ипкә кертә алмагач, китәргә мәҗбүр булгандыр. Аннан соң, иреннән бер рәхмәт тә ишетмәде бит, бахырың. Күз төбенең күгәрмәгән чагы булмады. Соң, шулкадәр мәсхәрәгә түзеп яшәргә. Алма кебек хатын-кыз бит ул. Балаларын да үстерергә кирәк. Юк, берничек тә гаепли алмый ул киленен. Хәзер Чаллыга күчеп киткән, кияүгә чыккан дип ишетте. Ярый, бәхетле булсын.

Хатыны киткәч, улын авылга алып кайткан иде. Бер атна түзде Радик. Эчмәде. Эшкә дә чыкмады чыгуын, тик монысы вак нәрсә иде. Авылда да хәзер аракының кимен куймыйлар, кеше арасына чыкса тагын эчә башлар дип, Фатыйма карчык үзе дә ашыктырмады. Ә беркөнне малае авылда яшәргә теләмәвен әйтте дә салды.

—Шәһәргә китеп урнашам,—диде ул.—Монда бик үз итеп торган кеше дә юк. Акчасы да ташка үлчим генә.
Әлбәттә, авылда да менә дигән итеп дөнья көтүчеләр бар иде. Ишеп малын асрыйлар, итен-сөтен сатып тормыш итәләр. Шәхси трактор, йөк машинасы тоталар. Җиңел автомобильләр турында сөйлисе дә түгел инде. Фатыйма карчык бу хакта әйтеп караган иде дә малае ипкә килмәде.
—Юк, әни… Казан Казан инде ул. Өйрәнгән җир.

Фатыйма карчык Радикны күргән фаҗигаләреннән сабак алгандыр дип уйлаган иде. Гаиләңне, балаларыңны югалту уен эш түгел. Бик сиздереп тормаса да эченнән генә ут булып янадыр. Казанга китеп хатыны белән мөнәсәбәтләрен көйләп җибәрергә дә нияте бардыр, бәлки. Эчүеннән туктаса, алама малай түгел лә ул. Эчүен ташласа, хатыны да карышып тормас, яңадан ярашып яши башларлар. Шулай уйлады карчык һәм улының теләгенә артык карышып маташмады. Ләкин улы гына өйрәнгән җиренә кабат килү белән өйрәнгән шөгыленә тотынды. Һәм карчык, улымны эзгә кертәлмәмме дигән исәп белән, үзе Казанга күченеп килде. Эчүен генә ташлатырга кирәк иде. Эчүен ташласа…

Им-томчылары да, башкасы да калмады, кодирауайт итеп тә, укол кадатып та карадылар… Булмады. Ахыр чиктә, карчык менә шулай хәер сорашып, җан асрарга мәҗбүр ителде. Ул акчаны да әле Радик йә урлап алды, йә талап дигәндәй… Кыскасы…

Дошманыңа күрсәтмәсен инде.

Трамвай туктады. Фатыйма карчык урамга күз салды да бер мизгелгә генә катып калды, ләкин бик тиз һушына килеп ишеккә ташланды. Тукталыш янындагы тәрәзәгә капланган кешене ул шундук таныды. Бу ул иде. Абына-сөртенә атлап киоск янына килеп басты да сулышын җыеп торды.
—Рәхмәт.—Кара күн курткалы ир сдачаларны кесәсенә тыкты да китәргә борылды.
—Пастуй, сынок!
—Ә-ә-ә, сез дә мондамыни?!—дип елмайды ир.
Карчык аның югалып, һич югы аптырап калуын көткән иде. Ләкин ир тынычлыгын югалтмагач, үзенең фикере таркалып китте. Нәрсә дип әйтергә соң әле?
—Балам, син ник мине күзәтәсең ул?—Фатыйма карчыкның тавышы шаян да, шелтәле дә иде. Һәм ул, тел ачкычы биргән өчен Ходайга күңеленнән генә рәхмәт әйтеп, дәвам итте.—Күзең төшмәгәндер бит?
Карчык аның елмаеп, хәтта көлеп җибәрүенә өмет иткән иде. Ләкин ир җитдилеген җуймады.
—Мин сезне күзәтмим, әбекәй.—Ир бернинди дә тупас сүз әйтмәде, йөзен дә чытмады, әмма аның кыяфәтендәме, тавышындамы ниндидер канәгатьсезлек бар иде.—Сез кем беләндер бутыйсыз.
Карчык икеләнеп калды. Ирнең тавышы үлгән кешене үгетли алырлык иде.
—Ләкин менә бу акчаны сез бирдегез,—диде карчык теге меңлекне кабат кесәсеннән алып.—Сез миңа мең сум хәер бирдегез.
—Гафу итегез, апа… Мин сезне кимсетергә теләмәгән идем…
—Бу кимсетү түгел. Ләкин мин сезнең якыннарыгыз рухына дога кылырга теләр идем.
—Минем якыннарым юк.
—Әти-әниең бардыр бит.
—Мин детдомныкы.
—Ләкин сез…
—Гафу итегез, апа…—Ир ашыгып тукталыш янындагы җиңел машинага кереп утырды, карчык шул якка ике адым атлаганчы машина китеп тә барды. Бары тик аның магнитофоныннан агылган җыр гына колак төбендә яңгырап калды:

Кайтырсыз әле бер, кайтырсыз, барыбер
Таш булмаса, әгәр, җаныгыз…

Ничек кенә исәпләп карасаң да бу кеше начар уй белән йөрүче түгел иде инде. Хәзер моңа шик калмады. Һәрхәлдә карчык артыннан күзәтүе хәер акчасына кызыгудан түгел. Ләкин ни өчен соң? Ник күзәтә иде ул? Ник шулкадәр акча тоттырып китте?

Фатыйма карчык тулай торак ишеге төбенә җиткәнче шушы сорауга җавап эзләде.

Комендантның бүлмәсе ачык иде. Карчык аның күзенә чалынмаска тырышып ашыгып үтеп китте. Вахтер карт белән дә баш кагып кына исәнләште. «Хәзер үк төшереп бирермен, Алла боерса,—дип уйлады ул баскычтан күтәрелгәндә.—Аз булса да кими торыр.»

Бүлмәгә керү белән сасы искә борынын җыерып куйды. Алан-йолан каранып түргә узды да шкаф шүрлегендәге иске китапларына үрелде. Радик йоклый иде. Йоклый… Тагы ләх исергән инде ул… Акчалары шушында гына булырга тиеш иде. Радикның китапка кагыла торган гадәте юк. Бөтен кесәләреңне, табак-савытны, хәтта аяк киемеңнең олтырагына кадәр тентесә дә китапка якын килми ул. Якын килми торган иде. Әмма бүген Фатыйма карчык акчасын тапмады. Кичә алган пенсия дә, җыеп-җыеп килгән өч меңгә якын акча да юкка чыккан иде. Үз күзләренә үзе ышанмыйча, карчык китапларны янә бер актарып чыкты. Аннан соң караватта пошкырып яткан улына карады. Аны тукмап ташлыйсы, бәреп үтерәсе килде. Башкайларын өзеп алсаң да аз инде бу нәрсәнең… Ләкин ул теш арасыннан гына «Кабахәт!»—дип пышылдады да хәлсезләнеп утыргычка ауды. Күз алдыннан әллә нинди куркыныч күренешләр үткән сыман булды. Бераз тынычлангач, кесәләрендәге тиеннәрне өстәлгә бушатты да, күз кырые белән улына карый-карый, чутлый башлады. Ваклары йөз сиксән сумга якын җыелган, Ходайның рәхмәте! Һәм теге мең тәңкә. Тагын бу мәлгуньгә эләгеп әрәм булганчы, комендантка төшереп бирергә кирәк.
Фатыйма карчык тагын бер тапкыр китапларын актарып чыкты да комендант бүлмәсенә төшеп китте. Бүгенге муллыкка күңеле булса да җыеп килгән акчасының югалуы өчен үкенә иде ул. Их, ниләргә генә алу белән төшереп бирмәде икән? Соң, улының ышанычсыз, юнсез икәнен белеп тора, ләбаса! Үзе гаепле инде…

—Фатыйма, бая әйтергә онытканмын…—дип каршылады аны вахтер карт.—Сиңа бит хат бар иде…
Карчык бөтен булмышы белән комендант янында иде, шуңа аның сүзен игътибарсыз калдырып узып китте дә комендант бүлмәсенә килеп кергәч кенә дертләп куйды. Хат! Сиңа хат бар! Моннан бик күп еллар элек ул хат көтә иде. Авыл урамыннан узган почтальоннарга көн саен аркылы төшә:
—Хат юкмы, кызым?
—Юк шул, апа.
—Бүген дә юкмы, кызым?
—Юк шул…
—Ник берсе дә берәр сүз генә булса да язып салмый икән соң?
Почтальонның үткәнен күрмичәрәк калса, аның өеннән урарга да иренми торган иде. Хәтта кайбер вакытларда аңа балалары хат язадыр, бары тик шушы почтальон кыз гына аны тапшырырга онытадыр, яки юри тапшырмый йөртәдер сыман тоела иде. Шул сәбәпле, почтальоннар белән талашып беткән чаклары да булгалый иде.

Тора-бара өмете өзелде. Уллары инде исән түгелдер дип уйлады карчык, исән булсалар, кайтып күренмәгән хәлдә дә, берәр хәбәр җибәрерләр иде. Болай итеп яшәргә йөрәкләре җитмәс иде. Исән түгелләрдер. Төпчеге алай интектермәде. Армиядан да хат язып торды. Өйләнеп Казанда яшәгәндә дә кайтып хәлен белделәр, килене атнага бер шалтыратып хәл сорашты, айга бер булса да хат язды. Килене искиткеч иде дә бит аның. Эх, кадерен белмәде шул, юньсез малай. Килене киткәч, хат язучы да, хәлен белүче дә калмады. Карчык үзе дә элеккедәй өтәләнеп хат көтмәде. Кемнән көтсен инде.

Әле менә вахтер картның сүзе аңына барып җиткәч, күңеле тибрәнеп куйды. Хат! Кемнән булырга мөмкин? Балаларыннан дисәң? Юктыр… Юк…
—Балам, менә бер өлешен биреп куйыйм әле, калганын азрак хәлләнгәч төшерермен,—дип комендантка акча сузды. Ләкин тегесе акчаны алырга ашыкмады. Серле елмаеп кына куйды. Карчыкның коты очты. Әллә куып чыгарырга әйтәләр микән?
—Фатыйма әби, сезнең өчен акча түләделәр инде,—диде ул елмая төшеп.—Өченче көн бирделәр. Хәзер сез бер тиен түләмичә тагын ярты ел яши аласыз.
Карчыкның буыннары йомшарды. Ул якындагы урындыкка көч-хәл белән барып утырды да шаяртмыймы икән дигәндәй, комендантка төбәлде.
—Чынлап әйтәсеңме, балам?
—Чынлап әйтәм, әлбәттә. Шаяра торган нәрсәмени?
—Бәй… Ни бит әле… Кем түләде соң аны?
—Белмим, апа. Исемен әйтмәде.
—Ир кешеме, хатын-кызмы диюем…
—Ир кеше.
—Кем булыр икән?! Бернәрсә дә әйтмәдеме?
—Юк
—Ниндиерәк иде соң? Кыяфәте ниндиерәк?
—Нинди дип… Ир кеше инде… Кырык яшьләр тирәсендә…
—Моңарчы күренгәне юк идеме?
Комендант иңнәрен генә сикертеп куйды.
—Радикка охшаган җире юк идеме?
—Радикка?!—дип көлемсерәде комендант.—Юк. Аңа тамчы да охшамаган.

Карчык урыныннан торды да дәшми-тынмый гына ишеккә атлады. Соңгысын юкка гына ычкындырды ул. Радикны комендант адәмгә дә чутламый ич. Әнә бит ничек көлемсерәде. Әллә ничек, гарьлек булып китте. Оят. Берәр баласы-фәлән шаяртып йөрми микән дип уйлаганнан гына сораган иде, югыйсә. Улларының инде тереләр арасында юклыгына күптән ышанса да карчык бу юлы нәкъ шулар турында уйлады. Үле гәүдәләрен күрмәде ич, каберләрен белми. Ә бу тиклем күп акчаны үз балаңнан башка беркем дә күчермәс. Бурычын гына түләмәгән бит ул, киләсе ел өчен дә исәп-хисап ясап куйган. Утыз меңгә якын акча дигән сүз бу! Әйтергә генә ансат.

—Фатыйма, сиңа хат бар.
—Ә?
—Хат килгән сиңа.
—Кемнән?
—Адресын таный алмадым. Үзең укырсың әле.
Карчык хатны алды да әйләндереп карый-карый бүлмәсенә атлады. Аның фикерләре чуалган иде. Бәлки, чынлап та берәр баласы исәндер. Акчаны ул күчергәндер, әлеге хатны да ул язгандыр. Бүлмәгә кергәч, тирә-якка күз салып торды да хатның почмагын ертты. Ләкин кинәт туктап калды. Аңа рәхәт иде. Шушы рәхәтлекне озаккарак сузарга теләде. Хатны ачар да бөтенләй көтелмәгән яман хәбәргә юлыгыр сыман тоелды. Шулай да кызыксыну тойгысы көчле иде.

—Радик! Улым!
Исерек аны ишетмәде. Карчык бер мизгелгә генә тын калды да, калтыранган куллары белән хатны ачарга тотынды. Ләкин хатка күз салу белән ул моның үзе көткән изге нәрсә түгеллегенә төшенде. Адәм кулы белән язылмаган иде ул. Басма хәрефләр белән җыелган рәсми текст иде.

Фатыйма карчык кашларын җыера биреп аны укып чыкты да күзләрен челт-челт йомгалап алды. Башта анда язылганнарның нәрсә икәнен аңламый торды, аңлагач, ышана алмый азапланды. Хат Радик исеменә иде. Күңелен тибрәнергә мәҗбүр иткән юлларга ул тагын бер кабат күз йөгертте:
Сез «Алтын башак» спиртлы эчемлекләр заводы үткәргән лотерея уенында катнашып, 100 мең акча оттыгыз.
Йөз мең! Моңа кадәр кулга тотып та караган акча түгел. Әле дә чын икәненә ышанасы килми. Ләкин менә ич, акка кара белән шулай дип язылган. Бүләкне алу өчен кайда килергә кирәклеге дә күрсәтелгән. Петербургка! Юл хакы, торак, ашау-эчү тулысынча завод исәбеннән түләнә диелгән. Чын булса, бу шатланып туймаслык нәрсә инде дә, тик Фатыйма карчыкның күңелен көнләшүгә тартымрак тойгы кыздырып үтте. Ул гомере буена хәләл тирен түгеп эшләсә дә шул кадәр акча күрә алмады, ә монда дөньясын оныткан бер эчкечегә… Хәер, юк… Күпсенергә кирәкмидер. Үз баласы ич.

Карчык янә йоклап яткан улына эндәште:
—Радик, балам!.. Тор әле!.. Уян әле!
Радик уянмады. Карчык уйга калды. Моның үзен генә җибәрергә ярамый инде, бөтен акчасын юкка чыгарып кайтыр. Кемне ияртергә соң?

* * *
Ново-Михайловка. Мәскәү өлкәсе.
—Хуш, Михаил туган! Ходай ярдәм бирсен сиңа!
—Хушыгыз, туганнар!
Чиркәүне әйләндереп алган тимер капкадан чыкканда ул тагын артына борылып карады. Кайчандыр күңеленә тынгылык биргән шушы урыннан китү аңа рәхәт түгел иде. Тик ул башкача монда да кала алмый. Җанында нәрсәдер үзгәрде, үзе тоткан юлның хаклыгына шикләнү көчәйде, мондагы тормышын тәмугка әйләндерде.

Чиркәү—изге урын. Ә Михаилның үткәне изгеләр арасында яшәрлек түгел иде. Ул дин тәгълиматләрен өйрәнде, рухи туганнары белән дә яхшы мөнәсәбәттә булды, килүчеләр дә аны үз итеп тора иде. Кыскасы, монда барсы да әйбәт, барсы да изгелеккә корылган. Ләкин шушы изгелек аның җанын талады, көннәрен төн итте.

Урам чатына җиткәч, чиркәү гөмбәзенә янә күз салды да уңга борылды. Монда аны барсы да диярлек танып тора. Хәзер чиркәүдән генә түгел, ә шушы шәһәрчектән дә китәргә туры киләчәк инде. Берничә көнен монда үткәрер дә юлга кузгалыр. Чиркәүдән киткәч, яшәп торырга дип, бер бүлмәле фатир да алып куйган иде.

Фатир хуҗасы Татьяна Сергеевна аны подъезд төбендә үк көтеп тора иде. Дөресрәге, ул аны түгел, ә моннан ике көн элек телефон аша фатирга заказ биреп, очрашу урынын сөйләшкән ирне көтә иде. Ә үзе аңа таба туп-туры атлаучы дин әһелен күреп, югалып калгандай булды. Михаилга да җиңел түгел иде. Ул үзе дә сизмәстән аркасындагы биштәрен төзәтеп куйды.

—Татьяна Сергеевна?—диде ул аптырабрак калган ханымга.
—Михаил?..—Хатынның бар кыяфәте әлеге мәлнең чынлыгын тануга карышкан төсле иде.

Михаил баш какты.
Хатын әлеге халәтен яшерергә теләгәндәй кинәт борылып подъездга атлады. Михаил аңа иярде. Берни дә сөйләшмәделәр.
Фатир беренче катта иде. Ишектән уздылар.
—Михаил атакай, сез үзегез генә булачаксызмы?—диде Татьяна Сергеевна үз соравыннан үзе уңайсызланып.—Савыт-саба да, урын-җир җиһазлары да бер генә кешелек алынган. Әгәр кунакларыгыз булса, савыт-саба менә бу шкафта… Ә постельне хәзер үк китереп китәрмен…
Михаил баш какты. Бай да, ярлы да булмаган бер фатир иде бу. Кирәге тиярдәй нәрсәләрнең барсы да диярлек бар, артыгы—юк.
—Яхшы,—диде Михаил, шкафка күз салып.—Ә костюм турында онытмадыгызмы?
Хатын залга атлады:
—Юк. Әйтергә генә онытып торам икән. Менә ул.—Татьяна Сергеевна кием шкафыннан костюм алып Михаилга сузды.—Үзегез киеп карарсыз. Ярамаса, шалтыратырсыз. Мин якында гына торам.
—Яхшы.
—Ярый, Михаил атакай, үзегез җайлап урнашыгыз. Берәр нәрсә кирәгеп куйса, телефонымны беләсез.

Татьяна Сергеевна чыгып киткәч, Михаил бүлмә уртасында бер мизгел катып торды да тәрәзә янына килде. Монда күренеш ямьсез түгел иде. Әмма Михаилның игътибарын шундук бүтән нәрсә суырып алды. Ул! Башта ышаныргамы-юкмы дип күзләрен ачып-йомып алды… Өстенә кара күн куртка, зәңгәрсу джинсы чалбар кигән кара күзлекле кеше югалмады. Киресенчә, ул Михаилның халәтен аңлап, аның кыланышларын күреп сизелер-сизелмәс елмаеп тора иде. Ләкин бу ягымлы елмаю түгел, бу ниндидер зәһәр, агулы елмаю иде. Михаил салкын су белән коенгандагыдай сискәнеп китте. Кем соң бу бәндә? Нәрсә кирәк аңа? Михаил кинәт ишеккә ташланды, ниндидер җиңеллек белән подъезд алдына чыкты. Теге таныш түгел адәм торган урынга күз атты. Һәм катып калды. Беркем дә юк иде инде…

Фатирга кабат кергәч, ул Татьяна Сергеевна калдырып киткән костюмны карашлары белән генә үлчәде дә өстендәге киемнәрен салды. Аннан соң, биштәреннән кирәк-яракларын алып, ванна бүлмәсенә юнәлде.

Көрәктәй кара сакалын сыйпап көзгегә карап торды. Күзләрендә—чиксез моң иде. Бераздан катгый бер карарга килеп кулына кайчы алды. «Үткәннәрне дә шулай җиңел генә кисеп ташлап булса икән»,—дип уйлады ул кайчы белән беренче чиртем ясап. Һәм үзенең кире уйлап куюыннан курыккандай ашыгып-ашыгып кисәргә тотынды.

Ул, әлбәттә, гөнаһлы иде.
Юк, чиркәүдән күңеле кайта башлаган өчен генә түгел. Әлбәттә, төрмәдән чыгып беркая да урнаша алмый йөргәннән соң, монда урнашып дөрес эшләде ул. Ялгыш юлдан тагы да тирәнгәрәк тәгәрәүдән сакланып калды. Күңеленә беркадәр тынычлык тапты. Аның үткәндәге гөнаһларын да дин әһелләре гафу иттеләр шикелле. Һәрхәлдә, аңа үзләренең тиңе итеп, бер изге зат итеп карадылар. Ләкин шушы тигезлек аны чыгырыннан чыгара иде. Чөнки аның күңел төбендә үзе генә белгән әрнүләр, үткәнендә фәкать үзенә генә билгеле булган вакыйгалар бар. Боларны ул беркайчан да, бернинди рухи туганына да белдерәчәк түгел иде. Әнә шул тойгылар туктаусыз уйлануга этәрде. Ә уйланулар чиркәүнең хаклыгына шикләнүгә китерде. Юк, аның гөнаһы динне шик астына алуда гына түгел иде. Алайга китсә, чиркәү үзе үк гөнаһ оясы. Хәзер ул моны яхшы белә инде. Һәм монда: «Начар заманда яшибез. Хәзер бер изге нәрсәне дә калдырмадылар»,—дип лаф оруларның кирәге юк. Заман бервакытта да аклыктан гына тормаган. Чиркәү дә шулай ук. Чиркәү үзе үк Христос Сүзенә каршы килә торган нәрсә әле ул. Һәм Михаил күңеленнән генә кабатлады: «Господу Богу твоему поклоняйся и Ему одному служи». Гадәтенчә, әлеге тәкбирнең чыганагын да күңелендә теркәп куйды: «Евангелие от Луки 4:8». Бер дә чиркәүгә, дин әһелләренә табыныгыз димәгән бит. Ходайга юл бары тик чиркәүләр аша гына дигән сүзе дә юк. Димәк, дин йортларыннан читтә торып та Ходайга тугры булып була. Ләкин чиркәү моны танырга теләми, читкә тайпылучыларны ул җәзалар белән куркыта. Ә үзенә тугрыларга үткәндәге, бүгенге һәм киләчәктәге гөнаһларын ярлыкауны вәгъдә итә. Кеше гөнаһларын бары тик Алла үзе генә ярлыкый ала, ләбаса. Кем әле ул чиркәү?! Ходайның үземе әллә?! Андагы гадидән- гади бәндәләрнең Ходай вазифасын үз иңенә йөкләргә нинди хакы бар?! Шушы яссылыктан караганда, чиркәү үзе үк Ходайга каршы эш алып баручы булып чыга. Алай гына да түгел, халыкның беркатлылыгына таянып, аларның күңел кичерешләрендә акча көрәүче мошенник. Менә нәрсә! Моны бүгенге заманның начарлыгы белән генә аңлатып булмый. Бу гомер-гомергә шулай килгән.

Фикерләре дин белән каршылыкка кергән өчен ул үзен гаепле санамады. Хәтта шушы мошенниклар оешмасының тулы хокуклы бер әгъзасы булып яшәве өчен дә артык борчылмады. Ул инде сабый бала түгел һәм тормышта һәркемнең күпмедер дәрәҗәдә алдашып яшәвенә күнегә төшкән иде. Адәм үтерүдә гаепләнеп төрмәгә керүе өчен дә исе китмәде. Бу, әлбәттә, аның өчен зур тетрәнү булды. Аның тормышын, киләчәккә булган хыялларын мәңгегә дә мантымаслык итеп юкка чыгарды ул. Ләкин төрмәдә тиешле срогын тутырып чыкты егет. Һәм бу хакта онытырга тырышты. Үзе белә һәм Ходай белә—ул үтерүче түгел. Ул үз гомерендә беркемнең дә гомерен өзмәде. Ул бары тик кирәкмәгән вакытта кирәкмәгән урынга барып чыкты һәм үзенең гаепсезлеген исбатлый алмады. Кызык бу тормыш, бер уйласаң. Гаепсез булып яшәвең генә җитми, үз гаепсезлегеңне исбатларга да тиешсең… Ләкин барсы да үтте инде. Берсен дә кире кайтарып булмый. Кирәкмидер дә. Хәзер ул бөтенләй икенче кеше…

Сакалын кырып бетермәде. Бөтенләй шәрә итеп кырынса, әллә кемгә охшап китүдән куркып, бармак калынлыгы гына калдырырга булды. Күкрәгенә җиткән сакал иде бит! Хәзер ничек пөхтә әнә… Сакаллы икәне сизелгән кебек тә түгел. Ничектер бөтен барлыгы җиңеләеп киткәндәй тоелды. Ул башын әле уңга, әле сулга боргалап үзенең кинәт яшәреп калган йөзенә күнегә алмый торды. Һәм ни өчендер көләсе килде. Беркадәр вакыт бүлмәне яңгыратып шаркылдады да кинәт тынып калды. Күзләре моң белән тулды. Дымландылар. Менә-менә күз яшьләре тәгәрәп төшәр сыман тоелды. Ул карашларын түбән кадады һәм идәндә өелеп яткан күбек катыш кара сакалына карап тынып калды. «Гөнаһларыңны да шулай җайлы гына кисеп ташлап булса икән!»—дип уйлады тагын.

Ул гөнаһлы иде.
Гөнаһ турында уйлауга, бая тәрәзәдән күргән кара курткалы ирне хәтерләде. Һәм кинәт бер ачыш ясады. Әлеге уйларының көчәюенә, гөнаһ турында ныклап, төн йокыларын калдырып уйлана башлавына шушы бәндә сәбәпче икән бит. Аны беренче кат күргәннән бирле Михаилның тынычлыгы югалды. Кара куртка ул көнне гыйбадәткә килгән иде. Үзенең үткән бөтен тормышын сөйләп, гөнаһларын ярлыкауны үтенде ул. Михаил атакай аны гөнаһлардан арындырырга тиеш иде. Ләкин кара куртка сөйләгән саен, ул үзенең хәлсезләнә баруын тойды. Һәм ахырда, моңарчы меңәр тапкыр әйткән сүзен көч-хәл белән кабатлап, үз бүлмәсенә узды. Ул агарынган иде. Һәм күзләрен бер ноктага текәп бер хәрәкәтсез озак утырды. Чиксез озак. Һәм шул көннән бирле керфегенә йокы эленмәде. Төннәре ерак үткәннәрне, бала чагын, туган авылын хәтерләп үтте. Күңелен чиксез сагыш биләп алды. Үзенең бүгенге халәте белән канәгатьсезлек тойгысы уянды. Һәм нәкъ шушы кара курткалы ир аны чиркәүдән китәргә мәҗбүр итте.

Әлбәттә, очраклы хәлләр дә еш була тормышта. Әмма әлеге кара киемле ирнең килүе очраклылык түгел иде. Һәм аның ярлыкау соравы да… Нәкъ менә Михаил атакай эшләгән көнне килеп ярлыкау соравы очраклы була алмый иде. Хәтта боларның барсы да очраклы хәл булганда да аның бөтен тормышы… Юк ла, үз тормышын сөйләмәде бит ул. Ул Михаил атакайның үткәннәрен сөйләде. Шулар өчен ярлыкау сорады. Ул хәтта Анна турында да белә иде.
Анна турында хәтерләүгә Михаил, уйларыннан арынып идәнне себерергә кереште. Сакал-мыекларны пөхтә итеп төреп, чүп савытына салды да ваннага узып юынырга кереште.

Чыккач, чиркәү киемнәрен матурлап төреп капчыкка тутырды. Аннан соң биштәреннән алып эчке киемнәрен киде. Футболка белән трико да киеп алгач, көзге алдына басып елмая биребрәк үзенә карап торды. Гади тормыш киемнәре аңа шулкадәр килешәдер сыман иде. Бераздан биштәрендәге бөтен нәрсәне өстәлгә бушатты. Хәер, әллә нәрсәсе калмаган иде инде. Документлар, калын дәфтәр, полиэтилен капчыкка тутырылган эчке алмаш киемнәр, калын гына кәшилүк. Ул ярлы кеше түгел иде, кассада да акчасы җитәрлек. Әле кәшилүген калынайтып җибәрүе яңа тормышның көтелмәгән хәлләре алдында югалып калмас өчен иде. Аннан соң биштәрнең үзен дә баягы капчыкка салды да аны күтәреп урамга чыгып китте. Бераздан кире әйләнеп керде. Гаепле елмаеп куйды. Михаил атакай чиркәү киемнәрен чүплек башына ыргыткан дисәләр, моңа беркем дә ышанмас идедер. Моннан берәр ай элек булса, үзе дә кимсенеп елмаеп кына куяр иде. Ләкин бүген…

Кухняга чыгып, чәй куюга, кесә телефоны шалтырады. Бу—Настя иде. Парикмахер.
—Мин килеп җиттем,—диде хатын.—Сезнең ничәнче фатир иде әле?
Бераздан Настя үзе дә күренде. Бу таза гына гәүдәле кыска буйлы мөлаем ханым иде. Керү белән хуҗаны танырга тырышкандай карап торды да:
—Сез безнең шәһәрдән түгел, ахры,—диде елмаеп һәм шундук диярлек сумкасын ачып, кирәк-яракларын көйләп куйды.—Әйдәгез, эшне башлыйк.
Михаил дәшми генә көзге каршындагы креслога барып утырды. Настя аның иңнәрен япма белән төрде дә эшкә кереште.
—Нинди прическа?
Михаил иңнәрен генә сикертте.
—Сез рокер-фәлән түгелдер бит?
Михаил баш селкеде.
—Чәчегезне озыннан җибәргәнгә генә әйтүем,—дип акланды хатын.—Телевизордан күрсәтәләр бит… Ничек кисәбез соң? Кыскартабызмы?
—Спортивный. Кыска.
—Дөрес,—дип елмайды хатын.—Җәй көне чәчне кыска йөртергә кирәк. Кояш күрсен.
Бераздан көлтә-көлтә чәчләр идәнгә төшә башлады.
—Безнең якка нинди җилләр белән соң?
—Командировка.
—Кунакханәдә урын юк идемени? Мондый җирдә кыйбаттыр ич?
Михаил иңнәрен генә сикертеп куйды.
—Командировкалы эш яхшы инде,—диде хатын ниндидер хыялыйлык белән.—Күп җирләрдә йөрисең, яңа кешеләр күрәсең. Минем менә шушы шәһәрчектән унбиш ел инде беркая да чыкканым юк.
Михаил дәшмәде.
Хатын тагы нәрсәдер сөйләп маташты да, клиентның сүзгә бик һәвәс түгеллеген аңлап, башкача дәшмәде. Бары тик эш беткәч кенә сорап куйды:
—Ничек, үзеңә ошыймы? Бөтенләй башка кеше булып калдың.
Михаил елмаеп баш какты. Аның үзенә ошый иде.
—Мулла…
—Нәрсә?
—Укыганда бер ахирәтем белән аларның авылына, татар авылына, кунакка кайткан идек. Аларның мулласы бар иде. Сине күргәч, шуны хәтерләдем. Яман булып ишетелсә, гафу ит.
Михаил елмайды. Әмма кинәт аның күзендә моңсулык пәйда булды.
—Кайсы авылга?—диде ул үзе дә сизмәстән.—Кайсы авылга кайткан идегез?
—Исемен хәтерләмим инде хәзер. Казаннан ерак түгел иде ул.
Михаил дәшмәде.
Настя коралларын җыйды да акчасын алып чыгып китте.
Михаил һаман көзгегә карап утыруын белде.
—Мулла…—дип моңсу елмаеп кабатлады ул үзалдына.—Мулла…
Хәзер ул чынлап та бөтенләй башка кешегә охшап калды. Үзенең болай үзгәрүенә сөенсә дә күңеленнән генә бер сорауны тукыды: « Ә Анна нәрсә дияр икән? Танырмы ул мине?»

Һәм үзләренең күрешү мизгелен күз алдына китереп елмаеп куйды. Кинәт кенә муллага охшап киткән адәмне күргәч Анна, әлбәттә, гаҗәпкә калачак инде. Танымый торачак, ә аннан соң гадәтенчә дөнья яңгыратып көлеп җибәрәчәк һәм кочаклап алачак. Сергей нишләр икән? Ике генә яшьлек бу теремек зат беркадәр ятсынып торыр инде. Аннан соң әнисенә охшатып шаркылдап көлеп җибәрер… Боларны күз алдына китерү рәхәт иде. Гомумән, шушы ике кеше турында уйлау Михаилга чиксез ләззәт бирә, хәтта чиркәү стеналары арасында томаланып яшәгәндә дә, хәтта гыйбадәт кылган чакларында да ул аларны күз алдына китерүдән тыела алмый иде. Баштагы мәлләрдә, азгынлык юлына тәгәрәп, гөнаһ җыюы өчен кыенсыныбрак йөрсә дә, соңыннан Анна белән таныштырган язмышына рәхмәт укып туя алмады ул. Әле дә, Анна бар аның тормышында. Әле дә, Сергей бар. Әлбәттә, аларның бәйләнеше хакында бу шәһәрчектә санаулы гына кеше белә. Ләкин тиздән, бик тиздән, бер гаилә булып, адәмчә яши башларлар. Һәм Сергей да аңа кайдандыр пәйда булган ниндидер әйбәт абый итеп кенә карамас…

Михаил янә көзгегә бакты. Юк ла инде, муллага охшап тормый ул. Хәзер бизнесменнар шушындыйрак чәч йөртә. Тагын әллә кемнәр…
Ул телефонын алып Аннаның номерын җыйды.
—Хәлләрең ничек, кадерлем?!
—Яхшы,—дип елмайды хатын. Михаил аның елмаюын күргән сыман булды.—Менә, җыенып беттек инде. Син кайчанрак килә аласың? Монда бер хат китерделәр. Синең исемгә.
—Нинди хат? Ничек минем исемгә?
—Белмим, Миша. Ачмадым. Үзең килгәч карарсың дидем…
—Тукта әле… Ничек ул хатны сиңа бирергә тиешләр? Үзең уйлап кара әле…
—Мин дә сәерсендем шул.
—Кем бирде соң аны?
—Бер ир кеше инде. Мин аны әллә синең берәр якын кешеңме дип уйладым әле. Синнән хат алып килгән икән дисәм, үзеңә адресланган. Адрес дип инде, исем-фамилияң гына язылган.
—Нинди ир кеше?
—Гади бер ир инде. Кырык яшьләр тирәсендә. Матур гына. Кара күзлек кигән, киеме дә карадан иде бугай. Әйе, кара куртка, джинсы чалбар. Җәйге эсседә нигә кара куртка киде микән дип уйлап та куйдым әле… Уртача буйлы. Шундый танышың бармы?

Михаил бер мизгелгә тынып калды. Нәрсәдер эзләгәндәй бүлмә буйлап карашларын йөртеп алды. Һәм кинәт тәрәзәгә күзе төште. Юк, моның булуы мөмкин түгел. Ләкин күзләре аны алдамый иде.
—Кыска итеп алдырылган чәчләрен алга тараган, кара футбололка, кара куртка, зәңгәрсу джинсы кигән, ә аякларында… Аякларында… Хәзер әйтәм…
—Син аны беләсеңмени?!
—Ул әле минем тәрәзә алдында тора…—Михаил ашыгып ишеккә атлады.—Мин сиңа аз гына соңрак шалтыратырмын. Ә әлегә бу серле кунак белән танышырга ашыгам. Хуш.

Ул аягына ни эләксә шуны гына элде дә урамга йөгереп чыкты. Минуттан да артык вакыт үтмәгәндер. Ләкин теге кеше урынында юк иде инде. Ул кайдадыр китеп югалган иде. Михаил тирә-якка күз атып торды. Күренмәде. Подъезддан ерак түгел генә күрше дворга чыга торган арка бар. Шушында гына юнәлгән инде ул. Башкача булуы мөмкин түгел. Михаил йөгерә-атлый шунда ташланды. Ләкин беркем дә юк иде. Янә тирә-ягын энә күзеннән үткәреп, беркадәр атлады. Ышыграк булып торган урыннарны карашлары белән капшап чыкты, подъезд ишекләренә күз салды. Ләкин ул юк иде. Нибары бер минут эчендә юкка чыкты да куйды. Болай була алмый. Җир ярылып, шунда төшеп китмәгән бит инде ул!

Михаил тирә-юньдәге бер генә күренешне, бер генә хәрәкәтне дә күзеннән ычкындырмаска тырышып кире борылды. Шул рәвешле әкрен генә фатирына керде. Карашлар эләгердәй бер генә сәер күренеш тә очрамады. Ишектән узгач бүлмә эченә күз йөгертте. Нәрсәдер үзгәргән сыман тоелды. Әлбәттә, барсы да үз урынында, бернинди үзгәреш тә юк иде. Бары тик кире кергәндә, ишеген ябарга онытканлыгын күреп кенә күңеленә шундый шик килгәндер. Бернинди дә үзгәреш юк. Шулай да… Михаил сак кына атлап кухняга чыкты. Шкафларга, юынгычка, савыт-сабага күз төшерде. Бары тик шуннан соң гына өстәлдәге конвертка игътибар итте. Ләкин аны алырга ашыкмады. Кабат залга чыгып, бүлмәне тагын бер тикшерде. Тәрәзәгә күз салды. Кара курткалы ирнең чагылышын күреп калырга теләгән иде. Тик анда беркем дә күренмәде. Бераздан ул кухняга кереп теге конвертны алды. Алды да куз тоткандай тетрәнеп китте. Арка үзәге буйлап ниндидер салкынлык узды.
Гади конвертка салынган гади хат иде бу.

Ләкин Михаилны сискәндергән нәрсә хатны алырга тиешле кешенең исеме иде. Конверттагы «кемгә» дигән юлда бөтенләй ят исем тора иде. Ләкин бу хат аңа иде. Михаилга. Һәм әлеге исем дә аңа таныш иде. Шултиклем нык таныш.

ДӘВАМЫ БАР