Истәлекләр

08.12.2018 №6 (июнь), 2017

«Менә шундый Зәйнәб инде мин…»


Килеп җитмәгән посылка

Вакыт бик әкрен узса да, Яңа ел ишек шакыр көнгә дә күп калмады, бөтен мәктәп, шул исәптән без, беренчеләр дә шау гөр килеп бәйрәмгә әзерләнәбез. Үзем көн саен чыгышымны кабатлыйм, үзем әни җибәргән посылканың килеп җитүен көтәм. Ә ул юк та юк. Газиз әниемнең үз кулы белән теккән Яңа ел күлмәге – минем өчен иң кадерле, иң кирәкле, иң көткән бүләк! Ул бит миңа бәйрәмдә илһам да, көч тә бирәчәк, сагышымны, сагынуымны да беразга гына булса да басачак! «Кызым, тамашада иң матур күлмәк – синеке, бәйрәмнең исә күрке, иң гүзәле син булачаксың – төн йокыларымны йокламый тектем, тырыштым. Яныңда ул көнне булалмасам да, балам, күз нурымны бик тә куандырасым, шатландырасым килә. Түз, балам, яңа елда, тагын биш айдан без сине үзебез янына алып китәрбез», – дип язган иде әнием дә посылканы җибәрер алдыннан юллаган хатында. Аннары әнинең тагы бер хаты килеп төште, туган апа белән икәүләп анысын да күз яшьләребезне сеңдереп укыдык. Ул анысында: «Посылканы алгансыздыр инде, күлмәк ярадымы, кечкенә түгелме?» – дип сораган иде. Ә посылка һаман килми дә килми. Күпме зарыгып көтсәм дә, бәйрәм көненә килеп җитмәде ул. Туган апа балаларының гардеробыннан матур гына күлмәк кидереп мине мәктәпкә озатты, әлбәттә, ләкин минем өчен бәйрәм бәйрәм түгел иде инде. Эчке дөньямны кара болытлар сарып алды. Әмма Яңа ел кичәсендә беркем бер генә тамчы да күз яшемне күрмәде – миңа кызганып карау да, көлеп карау да, гомумән, андый игътибар кирәкми! Әниемнең, киемеңә карап каршы алалар, акылыңа, сәләтеңә карап озатып калалар, дип әйткәне кылт итеп искә төште дә, үз-үземә бәйрәм чыгышыңны шундый итеп башкар, минекеннән дә остарак концерт номеры булырга тиеш түгел, дип әмер бирдем һәм аны үтәдем. Өстемдә Яңа ел бәйрәме өчен махсус тегелгән, ялтыравыклы бизәкләр белән чигелгән ак күлмәк булмаса да, мин ул көнне үземне тиешле биеклектә күрсәтә алдым, кичәдә иң көчле алкышлар минем тарафка яңгырады. Теләсә нинди хәлдән дә чыгу юлы барлыгын мин шул көнне үземә-үзем беренче тапкыр һәм барып җитәрлек итеп аңлаттым, исбатладым. (Чишелмәслек хәлләр булмый, юлын табабыз аның!» – Үз-үземне канатландырыр өчен әйткән бу сүзләремне әле бүген дә яратып кабатлыйм, бу әйтемем чын мәгънәсендә тормыш шигаремә дә әверелде.)
Зарыгып көткән посылка Яңа ел бәйрәменнән соң берничә көн узгач кына килеп җитте, әниемнең кул җылысы сеңгән күлмәкне бик озак кочаклап утырдым, киеп, көзге каршына басып күңел тулганчы җырладым:

Офыкларга карап һәр көн саен
Сине уйлыйм, сиңа табынам.
Бөтенләйгә тиздән кайтырмын күк –
Сине, әнкәй, сине сагынам.

Шундыйрак эчтәлектәге җырларны радиодан отып алып моңлана идем мин үземчә.


Башын укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=27803
  2. http://kazanutlary.ru/?p=28076
  3. http://kazanutlary.ru/?p=40171
  4. http://kazanutlary.ru/?p=40511
  5. http://kazanutlary.ru/?p=40569
  6. http://kazanutlary.ru/?p=40720

Фото: vk.com