Юмор-сатира

08.12.2018 1 (гыйнвар), 2018

«Адашыр идем…»


Иҗат йорты дип аталса да, анда гел-гел язып кына утыру мөмкин түгел, билгеле. Чып-чын урман уртасы, табигать кочагы бит… Шуңа күрә андагы сукмакларны байтак таптадык без. Көннәрдән бер көнне, Мәскәүдән килгән шагыйрә ханым белән, матур гына әңгәмә кыла-кыла, урман сукмагыннан бара идек, каршыбызга Мостай ага килә бит. Үзе генә. Һәрвакыттагыча уйчан, моңсу күренә бу. Безне таныды ул, билгеле – инде бирегә килгәнгә байтак булды бит… «Мостай агага нәрсә дип әйтергә микән?» дип баш вата башлаган идем, ә ул безгә елмаеп:

– Бу сукмактан барып адашмассызмы икән соң? – дип сорап куйган булды.

Ә мин инде моны бик тә җитди сүз санап:

– Юк, юк! Без бу сукмакның кая барганын беләбез… – дип, аны тынычландырырга ашыктым.

– Ә мин сезнең урында булсам – адашыр идем! – диде Мостай ага һәм тыныч кына үз юнәлешендә китеп тә барды.

Бөек шагыйрь белмичә әйтмәгәндер шул?!


фото: firestock.ru