Шигърият

Дөньяның теге ягы…

Төннәр озын, шундый озын төннәр, Тоташкандыр кебек теге якка. Бу дөньяның теге ягын күрсәң… Туганың күк булыр җиде ят та.

Тагын бер ел үтте…

Тагын бер ел үтте. Тагын бер ел Китеп бара, күчә тарихка – Шатлык-көенечләр, мәшәкатьләр, Иске дуслар, яңа танышлар.

Бусага

Киткәннәрнең җылы аяк эзен Саклап тора сыман бусага, Кеше кайта, Кайта туган өйгә, Бик күп сулар аккач булса да.